Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Россия ФСХның ТР буенча 4 нче районара инспекциясе искәртә

Физик затлар 2015 елда алган керемнәре турында декларацияне 2016 елның 4 маена кадәр тапшырырга тиешләр, әгәр: -алган керемнәрдән салым агенты тарафыннан салым алынмаган булса; -үз милкегездә 3 елдан артыграк булган мөлкәтне сатсагыз; -квартир, бүлмә һәм башка милекне арендага бирүдән керем алсагыз; -кыйммәтле бүләкләр алган булсагыз, шулай ук репетиторлык белән шөгыльләнсәгез....

Физик затлар 2015 елда алган керемнәре турында декларацияне 2016 елның 4 маена кадәр тапшырырга тиешләр, әгәр:

-алган керемнәрдән салым агенты тарафыннан салым алынмаган булса;

-үз милкегездә 3 елдан артыграк булган мөлкәтне сатсагыз;

-квартир, бүлмә һәм башка милекне арендага бирүдән керем алсагыз;

-кыйммәтле бүләкләр алган булсагыз, шулай ук репетиторлык белән шөгыльләнсәгез.

Декларацияне шәхсән, физик затның вәкиле (ышаныч язуы буенча) аша, почта аркылы һәм "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисы аша электрон төстә (квалификацияле электрон имза булганда) тапшырырга мөмкин.

2015 ел керемнәре буенча салым декларациясен тутыру өчен махсус программа Россия ФСХның "www.nalog.ru" сайтында урнаштырылган.

"Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисыннан файдаланучылар НДФЛ буенча салым декларациясен Россия ФСХ сайтында тутыру буенча программаны соратмыйча, онлайн да тутыра ала.

Россия ФСХның ТР буенча 4 нче районара инспекциясе искә төшерә: НДФЛ буенча салым декларациясен 2016 елның 4 маена кадәр тапшырмаган өчен штраф салына. Аның күләме - аны тапшыру өчен бирелгән көннән соң үткән һәр тулы яки тулы булмаган ай өчен түләнмәгән салым суммасының 5%ы күләмендә, әмма күрсәтелгән сумманың 30%ыннан артык һәм 1000 сумнан кимрәк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ИФНС