Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Сантехника сайлау - җаваплы эш

Сантехника кебек кыйммәтле һәм катлаулы товар сатып алганда ялгышмау һәм үз хокукларыңны яклый алу мөһим. Без тормышыбызны заманча ванналар, раковиналар һәм унитазларсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар елдан-ел файдалануда уңайлырак була бара. Сантехника сайлау гади түгел: бинаның күләмен, бәяне, нинди материалдан эшләнүен, файдалану характеристикаларын һәм, әлбәттә, шәхси өстенлекләрне исәпкә...

Сантехника кебек кыйммәтле һәм катлаулы товар сатып алганда ялгышмау һәм үз хокукларыңны яклый алу мөһим.

Без тормышыбызны заманча ванналар, раковиналар һәм унитазларсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар елдан-ел файдалануда уңайлырак була бара. Сантехника сайлау гади түгел: бинаның күләмен, бәяне, нинди материалдан эшләнүен, файдалану характеристикаларын һәм, әлбәттә, шәхси өстенлекләрне исәпкә алырга кирәк.

Бар кулланучыларның да сатып алган товардан канәгать булмавы табигый. ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына ел саен төрле сораулар белән сатып алучылар да, сатучылар да мөрәҗәгать итә.

Сатып алучылардан шикаятьләр күбрәк килә. Алар кибет хезмәткәрләренең товар торышы һәм комплектлылыгын тикшермәвен, аны китерү срокларын үтәмәвен, алыштырудан баш тартуын һәм башкаларны хәбәр итәләр.

Сантехника сайлаганда кибет консультанты яки белгеч белән киңәшегез. Сатучы сатылучы товарлар һәм аларны җитештерүчеләр турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматларны сатып алучыга үз вакытында күрсәтмә төстә һәм ачык итеп җиткерергә тиеш. Продукциянең төп куллану үзлекләре турындагы мәгълүматларга, аны ничек куллану кагыйдәләре һәм шартларына аерым игътибар бирергә кирәк. Булган җитешсезлекләр турында сезне сатучы телдән генә түгел, язма төстә дә (ярлыкта яки товар чегында) кисәтергә тиеш.

Инде сайлап алдыгыз икән, сатып алган әйберне кабул иткәндә аның бөтенлеген, ватык урыннары булмауны тикшерегез. Шулай булмаганда ярыклар һәм ватык-китекләрнең эшләнмә сезгә тапшырылганчы барлыкка килгән булуын исбатларга кирәк булачак. Бу еш кына мөмкин булмаслык эш.

Әгәр сыйфатсыз товар сатылган икән, Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законының 18 маддәсенә ярашлы төстә, сез товарны шул марка һәм модельгә алыштыруны яки сатып алу бәясен яңадан исәпләп башка товарга алыштыруны сорый аласыз. Сез сатучыдан сатып алу бәясен төшерүне яисә эшләнмә җитешсезлекләрен бушлай бетерүне, шулай ук аларны төзәтү чыгымнарын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Закон буенча сез товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итү хокукына ия.

Шул ук вакытта мөһим шартларның берсе - сатып алуны раслаучы касса яки товар чегы булу.

Әгәр сатып алган әйберегез формасы, күләме, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәсә, РФның "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законының 25 маддәсенә ярышлы төстә, аны сатып алган көнне санамыйча 14 көн эчендә шундый ук товарга алмаштырырга була. Әмма ул куллануда булмаган булырга тиеш: аның товар күренешен, куллану үзлекләрен, пломбаларын, фабрика ярлыкларын, шулай ук товар һәм касса чегын саклау зарур.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар туганда сез консультация өчен ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94 йорт, тел. 8 (843) 277-94-96; Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт, тел. 8 (84378) 2-52-12.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район