Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Тракторлар басуга чыкты

Эш күләме зур, барлык техника вакытында әзерләнгән, ә бу алда торган бурычларны үтәүне җиңеләйтә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, районда 5.2 мең гектарда күпьеллык үлән, 6.1 мең гектарда уҗым культуралар тукландырылган. Уҗым культуралар һәм күпьеллык үлән басуларын минераль ашламалар белән тукландыру эшен "Хәерби" ЧҖҖ, "Атабай" АФ һәм ТатНИИСхоз...

Эш күләме зур, барлык техника вакытында әзерләнгән, ә бу алда торган бурычларны үтәүне җиңеләйтә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, районда 5.2 мең гектарда күпьеллык үлән, 6.1 мең гектарда уҗым культуралар тукландырылган. Уҗым культуралар һәм күпьеллык үлән басуларын минераль ашламалар белән тукландыру эшен "Хәерби" ЧҖҖ, "Атабай" АФ һәм ТатНИИСхоз беренче булып тәмамладылар.

Һава шартлары рәтләнде һәм бу күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларны тырмалау эшенә керешергә мөмкинлек бирде. Район буенча 3.1 мең гектарда күпьеллык үлән һәм 900 гектарда уҗым культура эшкәртелгән. "Березовка" һәм "Атабай" уҗым басуларын тырмалау планын тулысынча үтәделәр.

"Нармонка" АФ ЧҖҖдә 28 апрельгә 750 гектарда (пландагы мәйданның чиреге) туңга сөрелгән һәм пар җирләре тырмаланган.

Шул ук вакытта чәчүлек материаллар да әзерләнә. Район буенча 2.4 мең тонна орлык (73%) инкрустацияләнгән. Монда "Урта Девятово","Хәерби" һәм ТатНИИСхоз алда бара, алар бу эшне тулысынча төгәлләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район