Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Уңыш өчен җаваплы

Урак өстенең нәрсә булуын "Россельхозцентр" ФДБУның Татарстан филиалы Лаеш районара бүлеге хезмәткәрләре, игенчеләр кебек үк, ишетеп кенә белмиләр. Бу чорга коллективның үз чаралар планы бар - ул җаваплылык ягыннан басуда хезмәт куючыларныкыннан калышмый. -Бу сезонда үстерелгән уңышны җыюга кертем күпьеллык культуралар орлыкларына анализ ясаудан башланды, - дип сөйли бүлек начальнигы...

Урак өстенең нәрсә булуын "Россельхозцентр" ФДБУның Татарстан филиалы Лаеш районара бүлеге хезмәткәрләре, игенчеләр кебек үк, ишетеп кенә белмиләр. Бу чорга коллективның үз чаралар планы бар - ул җаваплылык ягыннан басуда хезмәт куючыларныкыннан калышмый.

-Бу сезонда үстерелгән уңышны җыюга кертем күпьеллык культуралар орлыкларына анализ ясаудан башланды, - дип сөйли бүлек начальнигы Елена Крошечкина. - Хуҗалыклардан килүче бар орлыклык материалны чисталык, дымлылык, тишелеп чыгу сәләте кебек параметрлар буенча үз вакытында тикшерергә кирәк. Көннән-көн эш күләме артачак кына. Урак өстендә, басудагы кебек үк, безнең һәр сәгать исәптә. Безнең хезмәт нәтиҗәлелеге күп факторларга бәйле. Һәм, барыннан да бигрәк, хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгына. Ышанып әйтә алам, безнең коллектив дус, тәҗрибәле, үз эшен яхшы белә. Лабораториядә төгәл нәтиҗәләр алу өчен барлык шартлар тудырылган. Хезмәткәрләр карамагында орлыклар сыйфатын тикшерү өчен бөтен кирәкле җайланмалар бар.

"Россельхозцентр"ның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеге орлыклык материалга анализ ясау белән генә чикләнми. Үсемлекләрнең үсү-җитлегү чорында басу эшчәннәре әлеге хезмәтнең чәчүлекләрне корткычларга, авыруларга, чүп үләннәргә каршы эшкәртү буенча тәкъдимнәрен бик теләп кабул итәләр. Билгеле булганча, соңгы елларда Россиянең кайбер төбәкләре аграр секторына саранча зур зыян сала. Безнең районга килгәндә исә, хәзергә бездә барысы да тыныч. Басуларда карантин корткычлар һәм авырулар ачыкланмаган. Уңыш өчен бик куркыныч булмаган башка корткычлар һәм авырулар да экологик сызык чикләрендә. Быел барлыгы 45 мең гектарга якын авыл хуҗалыгы җирләренә мониторинг үткәрелгән. Ә бу, аграрийлар сүзләре буенча, уңышка куркыныч янау юлында ышанычлы киртә. Агымдагы сезонда басуларда уңыш узган елгыдан югарырак булырга охшый. Монда "Россельхозцентр"ның тыйнак хезмәткәрләренең дә өлеше бар.

Хәзерге вакытта орлыкчылык хуҗалыкларында, беркайчан булмаганча, бүлек хезмәткәрләренә сорау зур. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә орлык җитештерү бары тик орлык участокларын сынау һәм тикшерү үткәреп, шуңа туры килүче нәтиҗәләр бирелгәннән соң гына законлы санала. Ә бу аерым белем һәм күнекмәләр таләп итүче гаять зур хезмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев