Столбищеда популяр онлайн-кибет филиалы ачылды
Лаеш районында "Озон.ру" интернет-кибетенең логистик склад комплексы сафка керү тантанасы булды. Аны ачуда "Озон.ру"ның генераль директоры Дэнни Перекальски, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР Президентының эшмәкәрләр хокукын яклау буенча уполномоченные Тимур Нагуманов һәм Лаеш районы башкарма комитеты урынбасары Виктор Тябин катнашты. Дэнни Перекальски Татарстанның интернет-сәүдә планында бик...
Лаеш районында "Озон.ру" интернет-кибетен
Аны ачуда "Озон.ру"ның генераль директоры Дэнни Перекальски, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР Президентының эшмәкәрләр хокукын яклау буенча уполномоченные Тимур Нагуманов һәм Лаеш районы башкарма комитеты урынбасары Виктор Тябин катнашты.
Дэнни Перекальски Татарстанның интернет-сәүдә планында бик динамик үсүен, ә склад ачылуның заказ бирелгән товарларны китерү тизлеген ике көнгә кадәр кыскартачагын билгеләде.
Алмаз Хөсәенов Татарстан Республикасы һәм "Озон.ру" арасында үзара хезмәттәшлек төрле юнәлешләрдә дәвам итәр дип өметләнүен белдерде.
Тимур Нагуманов онлайн-кибет эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында проблемалар килеп чыкмавын күзәтергә вәгъдә итте.
Виктор Тябин, үз чиратында, Лаеш районы җитәкчелегенең интернет-сәүдә үсешенә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәген ышандырды.
Кызыл тасманы символик төстә кискәч, "Озон.ру" башлыгы склад комплексы буйлап экскурсия үткәрде. Кунаклар товарлар куелган стеллажларны карадылар, заказларны сортлау һәм эшкәртү процессы белән таныштылар, хезмәткәрләр белән аралаштылар.
"Казан" халыкара аэропортыннан ерак түгел урнашкан склад бинасы Россия "Озон. ру" челтәрендә өченче булды. Ул 3500 квадрат метр мәйдан били, анда көнкүреш техникасын, азык-төлекне, китаплар һәм уенчыкларны да кертеп, 500 мең берәмлек товар урнаштырырга мөмкин. Логистик үзәк төзелешенә һәм җиһазлауга 100 миллион сум акча керткәннәр.
Яңа объектны эшләтеп җибәрү тантанасы кысаларында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Озон.ру" хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйдылар. Документ илнең популяр интернет-кибетен
Склад комплексын ачу Лаеш районында яшәүчеләр өчен яңа эш урыннары булдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев