Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Алкоголь сатуның яңа системасы турында

Федераль законнар спиртлы эчемлекләр сату системасына әһәмиятле үзгәрешләр кертә. Сүз, беренче чиратта, алкоголь җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве турында бара. Ә иң мөһиме закон алкоголь продукциясен куллануны чикләүгә юнәлтелгән, чөнки халыкны контрафакт продукция сатып алудан саклый. Шушы көннәрдә Лаеш районы башкарма комитетында республика алкоголь базарының ваклап сату сегментына бердәм...

Федераль законнар спиртлы эчемлекләр сату системасына әһәмиятле үзгәрешләр кертә. Сүз, беренче чиратта, алкоголь җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве турында бара. Ә иң мөһиме закон алкоголь продукциясен куллануны чикләүгә юнәлтелгән, чөнки халыкны контрафакт продукция сатып алудан саклый.

Шушы көннәрдә Лаеш районы башкарма комитетында республика алкоголь базарының ваклап сату сегментына бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (ЕГАИС) кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, районның сәүдә оешмалары вәкилләре һәм эшмәкәрләр катнашты. ЕГАИС кертү турында Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тябин, ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова җентекле мәгълүмат бирделәр.

Яңалыкларның асылы түбәндәгедән тора. Алкогольне ваклап яки агызып сатучы һәр сәүдә ноктасы каты эчемлек, шулай ук сидр, пуаре һәм медовуха шешәсенең аны сатып алганнан башлап сатып алучы кулына кергәнчегә кадәрге бар юлы күзәтелсен һәм үтә күренмәле булсын өчен яңа компьютер жайланмасы сатып алырга (яки булганын яңа программа белән җиһазларга) тиеш. Алкоголь продукциясе 67 юридик зат тарафыннан 146 сәүдә объектында сатыла торган безнең районда ЕГАИСны кертү ТРның бар территориясендәге кебек этаплап үтәчәк. Беренче этапта киңәшмәдә сөйләшенгән срокта (агымдагы елның 20 декабренә кадәр) алкоголь продукциясе керүгә җайланма урнаштыру зарур. Икенче этапта шәһәр буенча 2016 елның 1 июленә кадәр срокта ваклап сату өчен җиһазлар сатып алырга һәм актив төстә эшкә кертергә кирәк. Авыл җирлекләренең сәүдә оешмаларына спиртлы продукция сату өчен җиһазларны урнаштыру срогы 2017 елның 1 июленә кадәр чигерелгән. Болар барысы 120 мең сумга төшә. Әлеге чараларның максаты изгедә: намуссыз тәэмин итүчеләр сәүдә нокталарына начар сыйфатлы аракы китерә, ә сатучылар сата алмаячак, чөнки кассада акыллы җиһаз кисәтә: "Товар таныш түгел" яки шул мәгънәдә.

Программа тәэмин итүне һәм җиһазларны махсус оешмалар китерә һәм аның белән эшләргә өйрәтәчәк. Киңәшмәдә катнашучыларга әлеге фирмалар исемлеген тараттылар.

Яңалыклар турында фикер алышу эшмәкәрләрдә кайбер сораулар тудырды һәм бу көчле дискуссиягә әйләнде. Кемдер акча юклыкка зарланды, кемдер авыл җирендә Интернетка тоташып булмый торган зоналар барлыкка зарланды. Хәтта электр булмаган вак кибетләр дә бар! Ә кайбер эшмәкәрләр биш еллык лицензиягә 300 мең сумлап акча тоткан инде һәм тынычланырга мөмкин дип уйлаганнар. Мисаллар бик күп. Әгәр Сез бар белән күрше авылдагы кибет хуҗасы икәнсез, ике нокта өчен дә җиһаз алырга кирәк булачак.

Шуны әйтергә кирәк, киңәшмәне оештыручылар эшмәкәрләрнең һәр соравына җавап бирергә тырыштылар. Сүз уңаеннан, тулырак мәгълүматны дәүләт алкоголь инспекциясенең сайтында алырга була, анда ЕГАИС бүлегендә "Форум" бүлекчәсе булдырылган.

Шулай итеп, алкогольгә каршы кампания үсешнең яңа баскычында. Без, "коры законы"ны, виноградлыкларны кисүне кичердек. Сәяси мәнфәгатьләрне үтәү аркасында озак елларга "Хванчкара", "Твиши" һәм "Цинандали"сыз калдык. Бүген иң яңа компьютер технологияләре дәрәҗәсендә спиртлы эчемлекләргә тулаем дәүләт контроле кертелә. Ихтимал, кайсыдыр эшмәкәр финанс кыенлыкларына түзмичә алкоголь сатыла торган кибетен ябар. Кемдер эре кибетләр челтәре көндәшлегенә каршы тора алмас. Вакыйгалар үсеше вариантлары күп. Алкоголь базары яңадан "караңгы идән астына" китмәсме? Закон чыгаручыларның спиртлы эчемлекләр сәүдәсен легальләштерү, шул ук вакытта үзебезнең җитештерүчегә ярдәм итү буенча изге теләкләре кулланучылар базарының әлеге мөһим сегментына тискәре йогынты ясамас дип өметләнергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район торговля