Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Басу технологларына ярдәмгә

Игенчелек буенча консультант безнең полосада үстерелә торган авыл хуҗалыгы культураларының киң спекторын эшкәртү агротехникасы турында барын белергә тиеш. Барын да һәм аннан да күбрәк - әлеге һөнәрнең үзенчәлеге шундый. Аграр вузда уку һәм үсемлекчелек өлкәсендә кырык елдан артык җитештерү практикасы узган Илгиз Миңнекәев - шундый үз эшен бик камил белүче...

Игенчелек буенча консультант безнең полосада үстерелә торган авыл хуҗалыгы культураларының киң спекторын эшкәртү агротехникасы турында барын белергә тиеш. Барын да һәм аннан да күбрәк - әлеге һөнәрнең үзенчәлеге шундый.

Аграр вузда уку һәм үсемлекчелек өлкәсендә кырык елдан артык җитештерү практикасы узган Илгиз Миңнекәев - шундый үз эшен бик камил белүче белгечләрнең берсе. Күп кенә басу технологларының аның тәкъдимнәре һәм киңәшләренә ышануы очраклы түгел. Илгиз Хөсәеновичка барыннан күбрәк кызу кыр эшләре көннәрендә чәчү сроклары, орлыкларны чәчү тирәнлеге, чәчү нормалары, шулай ук минераль ашламаларны, үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан химик яклау чараларын куллану буенча мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, "Сөт иле"нең Лаеш филиалы механизаторлары белән очрашу вакытында, ул чәчү агрегатының кыска вакытка орлык материалы алу өчен туктаган чагында турыдан-туры басуда булды, консультантка килә-килешкә технологик процесска төшенергә туры килде. Тракторчыларга һәм аларның яшь ярдәмчеләре - ЛТЭТтан килгән практикантларга тәкъдимнәр бирелде. Алар, аерым алганда, язгы кыр эшләрен үткәрү вакытында куркынычсызлык техникасын үтәү буенча иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район урожай

2
X