Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Сан алучылар планшет компьютерлары белән кораллана

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу - иң эре статистик тикшерү - 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр үтәчәк. Ул үз эченә авыл хуҗалыгы оешмаларын һәм предприятиеләрен, крестьян фермер хуҗалыкларын, индивидуаль һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алачак. Масштаблы статистик күзәтү дәүләтнең авыл хуҗалыгы торышының төгәл картинасын төзергә мөмкинлек бирә. Узган гасырның...

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу - иң эре статистик тикшерү - 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр үтәчәк. Ул үз эченә авыл хуҗалыгы оешмаларын һәм предприятиеләрен, крестьян фермер хуҗалыкларын, индивидуаль һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алачак.

Масштаблы статистик күзәтү дәүләтнең авыл хуҗалыгы торышының төгәл картинасын төзергә мөмкинлек бирә. Узган гасырның утызынчы елларыннан башлап авыл хуҗалыгы санын алуның тугыз раунды үткәрелгән. 2006 елдан 2015 елга кадәр генә аларда дөньяның 135 иле катнашкан.

Сан алу беренче тапкыр планшет компьютерлары ярдәмендә гамәлгә ашырылачак. Махсус программа тәэмин итүе эшләнгән, электрон сораулар, сан алучылар өчен өйрәтүче интерактив кушымталар булдырылган. Электрон җайланмалар куллану мәгълүмат җыю һәм эшкәртүгә җәлеп ителүче персонал санын кыскартырга мөмкинлек бирә. Яңалык хезмәт чыгымнарын киметәчәк һәм алынган мәгълүматларны исәпләү срокларын кыскартачак.

Татарстанстат сайтында алда торган сан алу өчен сан алу кәгазьләре формалары урнаштырылган. Формаларны шуңа туры килүче өйрәнү үткән җитәкчеләр үзләре яки вәкаләтле затлар тутырачак һәм сорауларга да алар җавап бирәчәк. Фермерлар, эшмәкәрләр, йорт хуҗалыгы һәм шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре, бакчалар хуҗаларына сан алучылар белән аралашырга туры киләчәк.

Өч формадагы сан алу кәгазьләре чынлыкта бертөрле сораулардан тора, әмма хуҗалыкның характерына һәм категориясенә бәйле төстә кайбер үзенчәлекләргә дә ия. Болар турында җентекләбрәк газетаның киләсе саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район сельхозперепись