Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Атабай терлекчеләре югарыга үрли

Соңгы вакытта атабайлы терлекчеләр сөтнең сизелерлек артуына ирештеләр. Узган ел эчендә алар алдагы еллар уңышын ныгытып кына калмадылар, ә аларны шактый арттырдылар. Һәр сыердан уртача еллык савым 6,2 мең килограммнан артыграк тәшкил итә. -Мондый күрсәткечләре белән алар продуктлылыкны күтәрүгә юнәлтелгән зооветеринар чараларның тулы бер комплексына бурычлы, - дип Атабай фермасы...

Соңгы вакытта атабайлы терлекчеләр сөтнең сизелерлек артуына ирештеләр. Узган ел эчендә алар алдагы еллар уңышын ныгытып кына калмадылар, ә аларны шактый арттырдылар. Һәр сыердан уртача еллык савым 6,2 мең килограммнан артыграк тәшкил итә.

-Мондый күрсәткечләре белән алар продуктлылыкны күтәрүгә юнәлтелгән зооветеринар чараларның тулы бер комплексына бурычлы, - дип Атабай фермасы коллективы казанышларына аңлатма бирә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетинг бүлеге начальнигы Оксана Афанасьева. - Тармакка кертелгән гаять зур акчалардан дивидентлар алыр вакыт җитте. Барлык соңгы елларда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ышанычлы төстә куелган максатларына таба бардылар: терлекчелек корпусларына реконструкция ясадылар, объектларны заманча саву аппаратлары белән җиһазладылар, көнкүреш бүлмәләрен төзекләндерделәр. Савым көтүне яңарту уңышка юлда зур адым булды. 2012 елда Вологда өлкәсеннән нәселле таналар алып кайттылар.

Берничә ел элек башланган үзгәрешләр бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Хуҗалык җитәкчелеге иң кыю идеяләрне тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр һәм чишелешләр эзли һәм таба. Аларның берсе, мәсәлән, саву процессында музыка уйнатуга кагыла. Җирле терлекчеләр районда беренчеләрдән булып галимнәрнең эшләнмәләрен файдаланырга алына һәм кирәкле аппаратура сатып ала. Шопен яки Бетховен музыкасы астында хезмәткәрләрнең дә, алар карамагындагыларның да эше күңеллерәк бара.

Соңгы елларда агрофирмада азык базасын яхшырту өчен күп нәрсә эшләнгән. Ә бу савым көтүне ел дәвамында тулы кыйммәтле баланслы ашату өчен төп шарт. Кадрлар турында кайгырту - шулай ук савым көтүдән югары савым алу өчен мәҗбүри шарт. Терлекчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү максаты белән күптән түгел районның алдынгы фермасында концентрацияле азыкларны автомат төстә тарату буенча югары технологияле яңа җайланманы эшләтә башлаганнар.

Хуҗалыкны ит җитештерү буенча да уңышлы эшли дияргә кирәк. 2014 ел күрсәткечләре арттырып үтәлгән. Узган чорда аннан алдагы чор дәрәҗәсе белән чагыштырганда өстәмә 69 центнер продукция җитештерелгән. Җитәкчелек, белгечләр, гади хезмәткәрләрнең бүгенге кәефе буенча фикер йөрткәндә, ферма әле үсеш өчен көч кенә җыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район сельское хозяйство животноводство

2
X