Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Авыл хуҗалыгының микро санын алу-2021 елны үткәрү

​​​​​​​2021 елның 1-30 августында Росстат беренче авыл хуҗалыгының микросанын алуны (СХМП-2021) уздырачак.

Казан шәһәрендә (Лаеш шәһәрендә) Дәүләт статистикасы бүлегенең баш белгеч-эксперты Гөлшат Карсалова 2021 елгы авыл хуҗалыгы санын алу турында сөйләде.

- Гөлшат Тәлгатовна, авыл хуҗалыгы исәбе санын алуда кемнәр катнашачак?

- Ул районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең барлык категорияләрен дә колачлаячак. Авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, гражданнарның коммерциячел булмаган берләшмәләре (бакчачылык һәм дача ширкәтләре) 100 процент сораштырылачак. Мәгълүматларны җыю Росстат веб-җыю системасын кулланып яки махсус элемтә операторлары һәм консалтинг фирмалары ярдәмендә исәпкә алу кәгазьләренең формаларын мөстәкыйль рәвештә тутыру юлы белән башкарылачак. Шулай ук халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыклары мәгълүматлары да авыл җирендә генә исәпкә алынырга тиеш. Шәһәр җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар тикшерелмәячәк.

- СХМПда нинди сораулар яңгыраячак?

-Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең барлык категорияләре өчен сорашып белешүдә катнашучылар культуралар төркемнәре буенча, күпьеллык үсемлекләр биләгән чәчү мәйданнары күләмнәре мәйданнары һәм авыл хуҗалыгы хайваннарының баш саны буенча мәгълүматны үз эченә ала. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермерлар хуҗалык эшчәнлеген алып бару шартларына кагылышлы сорауларга да өстәмә җавап бирәчәкләр.

- Авыл хуҗалыгының микроисәбен алу ни өчен кирәк?

- Дәүләткә, ул эре агрохолдинглар өчен генә түгел, кече эшмәкәрлек субъектлары өчен дә нәтиҗәле һәм ачык булсын өчен кредит сәясәтен дөрес төзү мөһим. СХМП-2021 барышында алынган мәгълүмат авыл хуҗалыгын үстерү фаразын эшләү, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, шул исәптән икътисадның аграр секторы вәкилләренә дәүләт ярдәме программасы буенча икътисади йогынты чараларын күрү өчен файдаланылачак. Халык санын алу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үз бизнесын үстерү өчен АПКның агымдагы торышы турында актуаль мәгълүмат белән коралланырга ярдәм итәчәк.

- Без исәпкә алучыны ничек белербез?

- Барлык исәпкә алучыларның үзләре белән таныклыклары булырга, жилет һәм «Авыл хуҗалыгының микро санын алу-2021» логотибы төшерелгән яшел төстәге баш киемнәре кигән, махсус программа белән тәэмин ителгән планшет компьютер белән тәэмин ителгән булырга тиеш.

СХМП-2021нең башлангыч нәтиҗәләре бу елның дүртенче кварталында ук билгеле булачак, ә ахыргы нәтиҗәләре – 2022 ел ахырына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хуҗалыгының микро санын алу-2021 елны үткәрү