Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Бизнес һәм хакимият – ачыктан ачык сөйләшү

Усадыдагы “ICL  технопаркы”нда Лаеш районы эшмәкәрләрен күчмә кабул итү булды.

Автор фотосы

Кече һәм урта бизнес вәкилләре белән район башлыгы Илдус Зарипов, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил – ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Абдулганиев, салым һәм банк өлкәләре вәкилләре очрашты.

-Бу катлаулы санкцияләр басымы чорында бизнеска хакимият һәм бизнес-берлекнең конструктив диалогы гына бар икътисад яңадан көйләнгәндә гади булмаган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә, - диде үз чыгышында Илдус Зарипов.

Илдус Фатыйхович районның эре предприятиеләре эшчәнлеге турында сөйләде, игътибарны туризм һәм экотуризмны үстерү кирәклегенә юнәлтте, бизнеста маркетплейслар өлкәсенә, курортологик үзәк булдыру перспективасына һәм М-12 федераль трассы төзелешенә тукталды. Эшлекле очрашуда кече һәм урта бизнесның яшәве турында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә – ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Абдулганиевка һәм аның спикерлар командасына сораулар күп булды. Сорауларга җавап биреп Фәрит Солтанович бизнес вәкилләренә ярдәм итәргә һәм хезмәттәшлек итәргә һәрчак әзер булуын белдерде.

-Мөһиме, - диде ул, - проблемаларны үзегездә сакламагыз. Без сөйләшү өчен ачык, һәрчак ярдәмгә, борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә әзер.

Абдулганиев хәзердән Лаеш районы кураторы булачак. Бизнесменнар аларның яңа терәкләре булуга, кыен икътисади хәлләрдән чыгу юлларын бергә табуга ышаналар.

Форсаттан файдаланып һәм тиешле шартларда Илдус Зарипов Лаеш балык заводы генераль директоры Петр Кузнецовка , “Рамаевский” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Хәйретдиновка һәм “Фабрика здоровых продуктов” директоры Рамил Яруллинга намуслы хезмәтләре, социаль әһәмиятле чаралар әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Эшмәкәрләрне күчмә кабул итүнең төп өлешеннән соң бизнес-интенсив һәм өйрәтүче модульләр булды. Чара спикерлары – юристлар, икътисадчылар һәм җәмәгать эшлеклеләре – бизнесменнарга салым куркынычы, бизнесны җинаять эзәрлекләве, эшмәкәрләр хокукларын яклау алымнары турында сөйләделәр, индивидуаль киңәшләр бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бизнес һәм хакимият – ачыктан ачык сөйләшү

2
X