Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Лаеш районы – төзелеш территориясе

Узган елда алган төзелеш темпы элеккечә югары булып кала. Торак, мәгариф һәм медицина хезмәте күр-сәтү - социаль өл-кәнең өч мөһим юнәлеше. 2014 елда капиталь төзелеш һәм ремонт объектлары сайлаганда да аларга өстенлек бирелгән. "Социаль ипотека" программасы буенча төзүчеләр күп катлы алты йорт күтәрә-чәкләр: Лаешта, Усадыда һәм Габишевода, һәркайсында ике-шәр. Столбищеда...

Узган елда алган төзелеш темпы элеккечә югары булып кала. Торак, мәгариф һәм медицина хезмәте күр-сәтү - социаль өл-кәнең өч мөһим юнәлеше. 2014 елда капиталь төзелеш һәм ремонт объектлары сайлаганда да аларга өстенлек бирелгән.

"Социаль ипотека" программасы буенча төзүчеләр күп катлы алты йорт күтәрә-чәкләр: Лаешта, Усадыда һәм Габишевода, һәркайсында ике-шәр. Столбищеда яшәүчеләр "Арендалы торак" программасы буенча салынган 30 квартирлы өйдән фай-даланачаклар. Лаешта һәм Усадыда "Инвестицияле күп катлы торак" программасы буенча йорт салыначак.
Участок уполномоченныйлары өчен административ-торак комплекслар үзен аклады. Төзелешнең бу тармагы дәвам итә - Чирпыда һәм Сиңгелдә участковый гаиләләре шундый бинага күченәчәк-ләр.
Олы Кабанда 300 урынлы күп функцияле үзәк төзелә. Эшләп килүче үзәкләр мондый биналарның кирәкле булуын раслады.
"Уңайлы мохит" программасы да алга таба үсәчәк. Социаль яклау, 2 нче мәктәп, Лаештагы махсус интернат-мәктәп, шу-лай ук Матюшинодагы "Идел" яшьләр лагере биналары аңа керә-чәк.
Усадыда 120 һәм Столбищеда 260 урынлы балалар бакчалары төзү балаларга мәктәп-кәчә учреждениеләрдә урын җитмәү проблемасын хәл итәчәк. Матюшино, Орел, Пальцовка, Усадыда фельдшерлык-акушерлык пунктлары һәм Дятловода табиблык амбулаториясе капиталь ремонтланачак. Ә Сокуры һәм Сиңгелдә яңа фельдшерлык-акушерлык пунктлары барлыкка киләчәк.
Спорт объектлары һәрчак "яшел зона"да булды. Быел Комлы Ковалиның футбол яратучылары мини-футбол уены өчен кыр алачак. Кече Елгада яшәүчеләр яңа спорт мәйданчыгында волейбол һәм баскетбол уйнаячак. Ә Лаешта теләге булган һәр кеше урам тренажерларында шөгыль-ләнә алачак.
Күп катлы йортларны капиталь ремонтлау дәвам итә.
"Березка" балалар бакчасында, Лаешның 3 нче, Каипы һәм Никольский мәктәпләрендә котельныйларны ремонтлагач җылырак булачак. Атабайда торак йортның ун квартирына ике контурлы казаннар куячаклар.
Суүткәргеч челтәр-ләр реконструкцияләнгәннән соң Ташкирмән, Троицк һәм Столбищеда су белән тәэмин итү проблемасы хәл ителәчәк.
Комлы Ковали, Усады, Столбище, Габишево, Державино, Имәнкискә, Пәрәү һәм Сокурыда планлаштырылган урамнарны яктырту эше үтәлгән.
Лаеш урамнарын төзекләндерү буенча эш тукталмый. Горький урамында Лебедева урамындагы кебек заманча яктырткычлар куела, тротуарлар ясыйлар. Зеленый тыкрыгында Маяковский урамыннан Ленин урамына кадәр асфальт җәелә-чәк. Чернышевский (Ленин урамыннан Яр буена кадәр), Крупская (Ленин урамыннан Яр буена кадәр), Шастин (Ленин урамыннан ярга кадәр), Юбилейный (урам башыннан Горькийга кадәр) урамнарына, Лаешның 3нче мәктәбенә килү урынына ("Лаеш урманчылыгы"на кадәр) асфальт салыначак.

Җиңү паркы үзгәрә, хәзер аның территориясен чистарту эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X