Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Республика авыл хуҗалыгы ярминкәсе кунакларын лаешлылар ипи-тоз белән каршыладылар

Республика авыл хуҗалыгы ярминкәсе кунакларын лаешлылар ипи-тоз белән каршыладылар "Казан" агросәнәгать паркында иртән иртүк авыл хуҗалыгы продукциясе һәм белем бирү оешмаларының халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләренең республика ярминкәсе ишекләрен ачты. Анда Татарстанның 38 районы вәкилләре катнашты. Лаеш районы данын Лаеш, Столбище, Хәерби мәктәпләре, Лаеш техник-икътисад техникумы, Егорьево теплица комплексы һәм башка...

Республика авыл хуҗалыгы ярминкәсе кунакларын лаешлылар ипи-тоз белән каршыладылар

"Казан" агросәнәгать паркында иртән иртүк авыл хуҗалыгы продукциясе һәм белем бирү оешмаларының халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләренең республика ярминкәсе ишекләрен ачты.

Анда Татарстанның 38 районы вәкилләре катнашты. Лаеш районы данын Лаеш, Столбище, Хәерби мәктәпләре, Лаеш техник-икътисад техникумы, Егорьево теплица комплексы һәм башка предприятиеләр коллективлары яклады. Күргәзмәдә катнашучылар авыл хуҗалыгы продукциясен, тегү, текстиль, кулинар эшләнмәләр, көнкүреш әйберләре тәкъдим иттеләр. Чын ярминкәдә кабул ителгәнчә, безнең район экспозициясенә килүчеләрне иҗат коллективлары артистлары каршылады. Алар халык җырлары җырладылар, музыкаль уен коралларында уйнадылар һәм кунакларны ипи-тоз белән сыйладылар.

Лаешлыларның бай бизәлгән күргәзмәсе югары дәрәҗәле кунаклар игътибарын җәлеп итте. Алар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бар иде. Аларны район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды һәм район казанышлары белән таныштырды. Алар яшелчә, җиләк-җимешләрне, балыкны сайлау мөмкинлеге бай булуын билгеләделәр. Канәгать елмаюларыннан чыгып безнең район продукциясенең аларга ошавын аңларга була.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Татарстанда үз куллары белән эшли белүче хезмәт сөючән яшь буын үсеп килә дип саный.

-Димәк, республиканың киләчәге ышанычлы кулларда, - дип ышана Римма Атласовна.

Ярминкәдә районнар үз продукцияләрен тәкъдим итеп кенә калмадылар, ә үзенчәлекләрен дә күрсәттеләр. Чын бәйрәм килеп чыкты.

-Республикада җир эшкәртү культурасын югары килеш сакларга кирәк, - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов фикере шундый.

Лаеш районы экспозициясе сатып алучыларга да ошады, алар күргәзмәгә теләп килделәр һәм буш кул белән китмәделәр.

-Сезнең район бик шаян номерлар әзерләгән. Бигрәк тә балалайкалы аю ошады. Әмма иң мөһиме - сездә кулай бәядән натураль продуктлар, - дип үз фикерләре белән уртаклашты сатып алучы Мәдинә Алиева.

Ярминкә көн буе дәвам итте. Һәм беркем дә өенә буш сумкалар һәм начар кәеф белән кайтып китмәгәндер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев