Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Тармак үсеше фаразлары бездән тора

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу 2016 елның 1 июленнән 16 августына кадәр үтәчәк. Ул илебез авыл хуҗалыгының хәзерге хәле һәм аның аграр потенциалы турында мәгълүматлар алу мөмкинлеге бирә. Татарстанстат сайтында алда торган сан алу өчен сан алу кәгазьләре формалары урнаштырылган. Аларның беренче өчесе бертөрле диярлек сораулардан тора, әмма хуҗалыклар характерына...

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу 2016 елның 1 июленнән 16 августына кадәр үтәчәк. Ул илебез авыл хуҗалыгының хәзерге хәле һәм аның аграр потенциалы турында мәгълүматлар алу мөмкинлеге бирә.

Татарстанстат сайтында алда торган сан алу өчен сан алу кәгазьләре формалары урнаштырылган. Аларның беренче өчесе бертөрле диярлек сораулардан тора, әмма хуҗалыклар характерына һәм категориясенә бәйле төстә кайбер үзенчәлекләргә ия.

Авыл хуҗалыгы оешмалары өчен каралган 1 нче форма җирләрнең гомуми мәйданы һәм конкрет культуралар өчен чәчү мәйданнары турында сораулардан тора. Шунда ук 2016 елның 1 июленә терлекләрнең баш саны турында, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау өчен биналар булу, газ һәм электр белән тәэмин итү челтәрләренә тоташу мөмкинлеге һәм автомобиль юллары булу һәм аларның сыйфаты турында сораулар да бар. Кәгазьдә оешманың гомуми характеристикасы, хезмәткәрләр турында мәгълүматлар: җенесе, яше, белеме һәм эш стажы күрсәтелә. 2016 ел уңышы өчен файдаланылган ашламалар, үсемлекләрне саклау һәм туфрак сыйфатын яхшырту чаралары санала. Җитештерү инфраструктурасы, техник чаралар һәм технологияләр, шулай ук 2015 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм хуҗалык эшчәнлеге алып бару шартлары чагылдырыла.

Крестьян, фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр өчен булган 2 нче формада алда саналганнардан кала хуҗаның гаиләсендәге мәшгуль әгъзалар саны, ялланган һәм сезонлы хезмәткәрләр турында сораулар кертелгән. Беренче ике форма эшкәртү куәте, кооператив элемтәләр үсеше, авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар кооперативлары һәм агросәнәгать берләшмәләрендә катнашу турында сорауларны үз эченә ала. Өченче формада (шәхси ярдәмче һәм гражданнарның башка шәхси хуҗалыклары өчен) чит оешмалар тарафыннан хуҗалыкка күрсәтелә торган хезмәтләр турында сораулар бар. Шунда ук утыртмалар мәйданы һәм җиләк-җимеш культуралары, виноградлыклар һәм башка күпьеллык үсемлекләр саны күрсәтелә, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенең сату өлеше һәм шәхси ихтыяҗлар өлеше турында якынча мәгълүматлар китерелә.

Һәрбер бакчачылык җәмгыяте һәм коммерциячел булмаган дача ширкәте эчендә дача хуҗаларының яртысыннан ким булмаган өлеше сораштырылачак. Алар өчен дүртенче формада сораулар күпкә азрак: участокларның гомуми мәйданы, биналар, сукмаклар, шулай ук газоннар һәм декоратив утыртмалар өчен бүленгән территория күләме турында мәгълүматлар. Сан алучы бакча хуҗасының авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә катнашучы гаилә әгъзалары саны турында һәм үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне киләчәктә ничек файдалану турында сораячак.

Барлык сан алу кәгазьләренең уртак плюсы бар - алар аноним. Сан алу барышында алынган мәгълүматны закон нык саклый: хакимият органнарына бары тик җыелма аналитика гына бирелә. Шуңа күрә җитәкчеләрнең статистик тикшерү барышында алар хуҗалыклары керемнәрен күзәтү турындагы куркулары нигезсез.

Авыл хуҗалыгы санын алу нәтиҗәләре тармак үсешенең озак вакытка максималь төгәл фаразын төзергә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә адреслы ярдәм программасын коррекцияләргә мөмкинлек бирә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район сельхозперепись