Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

“Минем өчен иң зур мактау – кешеләр хөрмәте”

"Лаеш балык заводы" ЯАҖ директоры, район Советы депутаты Петр Кузнецовны районда күп кеше белә һәм хезмәт сөючәнлеге һәм кешеләргә игелекле мөнәсәбәте өчен хөрмәт итә. Аның хезмәт биографиясе - үз авылдашларының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, үзенә ышанып тапшырылган җитештерүнең икътисадын үстерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру. Газетабыз хәбәрчесе ТР азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре;...

-Петр Михайлович, бер кешегә дә сер түгел, Сез бөтен аңлы гомерегез буе хезмәт куйган Лаеш балык заводы килеп туган хәлләрдә чын мәгънәсендә кояш астында урын өчен көрәшә. Моны ничек эшли аласыз?

-Әйе, безнең җитештерү өчен хәзер бик яхшы вакыт түгел. Якындагы сулыклар акваториясендә балык запаслары бик нык кими. Промысел балыкларының күп төрләре бөтенләй юкка чыкмаса да, шул дәрәҗәдә. Моннан тыш, соңгы ун елда кискен көндәшлек шартларында эшләргә туры килә. Асылда безнең җитештерү хәзер эшмәкәрләр дип аталучы күп санлы законлаштырылган браконьерлар белән көндәшлек итәргә мәҗбүр. Ә бу җиңел түгел.

Балык тотуның яңа кагыйдәләре дә балыкчылар уңышына уңай тәэсир ясамый. Алар нәкъ "урак өстендә" балык тотуны тыялар. Яз көне югалтылган 60 көннән тыш та промысел вакыты югалуның өстәмә көннәре бар - боз кату вакыты, кар эрү, җәйге челлә һәм башка шундый уңай булмаган табигать шартлары. Нәтиҗәдә балыкчылар ярты ел буе эшсез торалар булып чыга. Әмма, бәхеткә каршы, безнең завод республиканың башка шундый предприятиеләре арасында эшен дәвам итүче бердәнбер завод. Соңгы елларда Чистай, Тәтеш, Яр Чаллы, Мамадыштагы балык заводлары җитештерүне туктатты. Ә без үз потенциалыбызны саклап калырга гына түгел, аны арттырырга да тырышабыз. Ә моның өчен бар ысуллар да яхшы.

-Мәсәлән, ниндиләр?

-Гади булмаган вакытта җитештерүне дәвам итү өчен балык заводы хәзерге вакытта эшкәртү цехына чималны башка төбәкләрдәге хезмәттәшләреннән сатып алырга һәм эшчәнлегенең башка юнәлешләрен, аерым алганда туристлык бизнесын үстерергә мәҗбүр. Бу яктан караганда, Ташкирмән балык участогының перспективалары яхшы. Кунак йортлары төзибез, туристларга табигать кочагында ял итү өчен барлык шартларны да тудырабыз. Ә бездәге матур урыннар - сүз белән генә сөйләп бетерә торган түгел. Зур тизлекле су техникасында санаулы минутлар эчендә Мишәне генә түгел, Идел белән Кама киңлекләрен дә айкарга мөмкин. Ә Ташкирмән тирәсендәге утраулар ни тора! Моның белән бергә ярдәмче хуҗалыкны үстерәбез - һәм уңышсыз да түгел - безнең 20 атыбыз бар, бу сезонда ярты мең каз асрадык. Үгезләр үстерү буенча планнарыбыз бар.Үз көчебез белән азык әзерләдек. Болар барысы да - предприятие казнасына өстәмә акча.

-Сез балык запасларының нык кимүе турында сөйләдегез. Хәлне кире якка үзгәртергә мөмкинме?

-Мөмкин һәм кирәк тә. Моның күп чыгымнар таләп итүенә карамастан, балык запасларын арттыру буенча эш тукталып тормый. Ташкирмән балык участогы базасында сазаннар үрчетү цехы эшли. Һәр көнне алынган 7 миллион личинканың бер өлешен бераз үстерү өчен Кайбыч балык хуҗалыгына җибәрәбез, аннан инде үстерелгән балык алабыз. Киләчәк планнарда - суның ябык циклында карплар үрчетү. Ул сулыкларга 100-150 грамм авырлыктагы карплар җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Балык запаслары өлкәсендәге хәлгә контрольлек итү өчен фән -ГОСНИИОРХ галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Алар уылдык чәчү, балыкларның күченү процессларын, аларның промысел төрләре санын күзәтеп торалар. Әгәр Куйбышев сусаклагычы акваториясендә сазанның саны даими артып торса, кәлчәк (чехонь), синец кебек балык төрләренә югалу куркынычы яный, чөгә, җәен турында әйтеп тә торасы түгел. Бу балыкны безнең сулыкларга кайтару өчен аны үрчетү буенча махсус программаны дәүләт дәрәҗәсендә эшләргә һәм кабул итәргә кирәк. Һәм моны озакка сузмау зарур. Иртәгә инде соң булуы бар.

-Перт Михайлович, депутат буларак, сезнең исәптә игелекле эшләр күп, аерым алганда туган авылыгызны төзекләндерү буенча.

-Депутат булып сайланганчы ук авыл өчен эшләдем. Ул вакытта мин егерме ел дәвамында җитәкләгән Ташкирмән участогы коллективы хезмәтләрен башка кешеләргә - шул чакта халык сайлап куйган депутатларга кайтарып калдырдылар. Әмма без үпкәләмәдек. Үз коллективым өчен горулык хисе белән әйтә алам, цивилизациянең барлык уңайлыклары да диярлек - газлаштыру да, су белән тәэмин итү дә, юлларны төзекләндерү дә безнең катнаш белән булдырылды.

Кайчандыр без тормыш иптәшем белән үз тормышыбызны шәһәрдә корырга уйлаган идек. Әмма язмыш кушуы белән авыл чынбарлыгыннан китеп булмады. Шул чакта мин тормыш иптәшемнән бераз сабыр итүен үтендем һәм Ташкирмәндә зәңгәр ягулык та, асфальт һәм башка уңайлыклар да булачак, дип сүз бирдем. Бүген безнең торак пункт җитеш тормышлы авылларның берсе. Мин авылымны һәм анда яшәүче кешеләрне бик яратам.

-Әңгәмә өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лаеш балыкчылык Кузнецов