Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Яшәргә, алга барырга

Кече Елгадан Ислам Хисамовның хезмәт эшчәнлеге 1966 елда, Лаеш һөнәр училищесын тәмамлауга ук башлана. Эшлекле, энергияле, җаваплы яшь белгеч тракторчыдан районның эре хуҗалыкларының берсенең баш инженерына кадәр карьера үсеше баскычларының барысын да үтә. Быелгы язгы чәчү - аның хезмәт эшчәнлеге дәвамында илленче. Бу бар республика масштабында үзенә күрә рекорд һәм...

Кече Елгадан Ислам Хисамовның хезмәт эшчәнлеге 1966 елда, Лаеш һөнәр училищесын тәмамлауга ук башлана. Эшлекле, энергияле, җаваплы яшь белгеч тракторчыдан районның эре хуҗалыкларының берсенең баш инженерына кадәр карьера үсеше баскычларының барысын да үтә.

Быелгы язгы чәчү - аның хезмәт эшчәнлеге дәвамында илленче. Бу бар республика масштабында үзенә күрә рекорд һәм эш басуда үткәрелгән еллар санында гына түгел. Хезмәт сөючән һәм көчле рухлы кешеләр арасында үскән Ислам элеккечә һәр башлангычка уңыш тәэмин итүче эш кешесе булып кала. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен реформалау процессындагы гаять зур авырлыкларга карамастан, баш инженер үзе дә югалып калмый, механизатор кадрларының төп өлешен дә саклап калуга ирешә. Милекчеләр алышына, ә алар белән бергә идарә системасы да үзгәрә. Бары тик тәҗрибәле белгеч җитәкчелек иткән машина-трактор паркы коллективында гына дистәләрчә еллар дәвамында барлыкка килгән гадәтләр һәм күнекмәләр озак вакыт сакланып кала. Бу хуҗалыкта авыл хуҗалыгы өлкәсендә бер генә дә уңышсыз ел булмый. Хәтта көчле корылык вакытында да мондагы игенчеләр тотрыклы уңыш җыялар, терлекләрне азык белән тәэмин итәләр.

-Бүген безнең предприятиедә булган барлык техника төзек хәлдә. Инженерлар хезмәтенең төгәл эше аркасында механизаторлар язгы чәчүне районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Хәзер инде чәчүлекләрне карауга, яшел уракка әзерләнәләр. Боларның барысының да артында 50 еллык стажы булган Ислам Хисамов тора, - дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Руберт Төхфәтуллин. - Тармакның төп технологы буларак, аңа бар машина-трактор паркының эшкә сәләтлелеге өчен җаваплылык йөкләнгән. Бурыч хисе югары булу һәм бай тәҗрибәсе инженерга иң катлаулы хәлдән дә чыгарга ярдәм итә. Ышанычлылык - аның характерының төп билгесе. Хуҗалыкларда чәчү яки уңыш җыю срокларыннан соңга калу еш кына техника ватылу аркасында килеп чыга. Кече Елга басу эшчәннәре дә моннан читтә калмый. Чәчү агрегатлары, башка авыл хуҗалыгы машиналары кебек үк, монда да иң көтелмәгән вакытта сафтан чыгарга мөмкин. Әмма монда техник ярдәм үз вакытында килә. Еш кына техниканы торгызу өчен дефицит запас частьләр һәм күп вакыт кирәк була. Һәм менә шул чакта ремонтны тизләтүгә юнәлтелгән иҗади процесс башлана. Шунысы яхшы, озак еллар эшләү дәверендә инженер республиканың күп кенә районнарындагы коллегалары белән эшлекле элемтәләр җайлаган.

-Кирәкле детальне эзләп башта сәүдә базаларына шалтыратам, ә анда да тапмагач, башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән күперләрне ялгыйм. Кайчак үз көчебез белән дә булдырабыз. Нәрсәнедер торгызабыз, үз хуҗалыгыбызда реставрациялибез, - дип уңышлы эше серләре белән уртаклаша Ислам Исхак улы. Әлеге предприятие базасында еш кына район һәм республика семинарлары үткәрелә, ремонт мәйданчыклары һәм иң яхшы звенолар тәҗрибәсе күрсәтелә.

Ислам Хисамовның пенсиягә чыгуына инде сигез ел. Шул еллар эчендә үзенә алмаш әзерли алырмын дип өметләнгән. Әмма дипломлы яшь белгечләр инженерның нормалы булмаган эш көне һәм зур булмаган хезмәт хакы турында белгәч авылда озак тоткарланмыйлар. Ислам Исхакович үзе дә еш кына үзенә шундый гади булмаган язмышны сайлап ялгышмадыммы икән дигән сорау бирә. Сүз уңаеннан, аның һөнәре буенча балта остасы булган әтисенең улын төзүче итеп күрәсе килгән, ә колхоз рәисе аны эшкә алганда аңа ветеринар табиб киләчәген юраган. Күпмедер вакыт колхоз фермасында ясалма орлыкландыручы булып эшләргә дә туры килә хәтта. Тормыш күрсәткәнчә, техника гына түгел, игенчелек тә - аның эше!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район сельское хозяйство