Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Язгы чәчү тау артында түгел

Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзер. Бу узган атнада булган тикшерү барышында ачыкланды. Комиссия хуҗалыкларның эш планнары белән танышты, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, минераль ашламалар, орлыклар торышын бәяләде. Барлык чәчү чорына 21 көн вакыт бирелә. Әлеге вакыт эчендә минераль ашламалар кертергә, күпьеллык үләннәр һәм уҗым культураларын өстәмә тукландырырга, сабанашлык...

Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзер. Бу узган атнада булган тикшерү барышында ачыкланды.

Комиссия хуҗалыкларның эш планнары белән танышты, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, минераль ашламалар, орлыклар торышын бәяләде. Барлык чәчү чорына 21 көн вакыт бирелә. Әлеге вакыт эчендә минераль ашламалар кертергә, күпьеллык үләннәр һәм уҗым культураларын өстәмә тукландырырга, сабанашлык өчен туфрак әзерләргә һәм, ниһаять, сабанашлыкны чәчәргә кирәк. Авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр иткәнчә, барлык хуҗалыклар да йөз процент әзерлектә. Әмма "Сөт иле" ЧҖҖ филиалында моны уңышлырак эшләгәннәр. Беренче урын да аларга бирелде. Икенче урында "Йолдыз" ЧҖҖ ныклап урнашты. Шулай ук "Хәерби", "Атабай" агрофирмасы", "Нармонка" АПК, "Березовка" ЧҖҖ ләр дә билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район сельское хозяйство