Кама ягы
  • Рус Тат
  • Аграрийлар өчен катлаулы чор

    ТР Министрлар Кабинетында булган брифингта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кыр көненә йомгак ясады һәм журналистлар сорауларына җавап бирде. "Кыр көннәре чын мәгънәсендә авыл хуҗалыгының иртәгәге көнгә адымы булып тора", - үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмаревның ябылу тантанасында әйткән сүзләре аграрийлар форумының...

    ТР Министрлар Кабинетында булган брифингта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кыр көненә йомгак ясады һәм журналистлар сорауларына җавап бирде.

    "Кыр көннәре чын мәгънәсендә авыл хуҗалыгының иртәгәге көнгә адымы булып тора", - үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмаревның ябылу тантанасында әйткән сүзләре аграрийлар форумының асылын ача.

    "Кыр көне-2017" мәйданчыкларында Россиянең 74 субъекты АПК тармак берләшмәләре һәм төбәк идарә органнарының 10 меңнән артык вәкиле булды.

    Һава торышы үз төзәтмәләрен кертте. Әмма күргәзмәнең өч эш көне бай һәм нәтиҗәле үтте. Марат Әхмәтов аның оешканлыгы югары булуга басым ясады. Яңгыр коеп явуга карамастан, катнашучылар күп файдалы мәгълүмат алдылар, көнүзәк мәсьәләләрне тикшерделәр һәм тәҗрибә уртаклаштылар.

    Илебезнең төрле төбәкләреннән 340тан артык компания, шулай ук Белоруссия һәм Германия фән, техника, терлекчелек, үсемлекчелек өлкәсендә үзләренең иң яңа эшләнмәләрен күрсәттеләр.

    Аннан соң министр журналистларның терлек азыгы әзерләү барышына һәм сату килешүләре төзү турындагы сорауларына җавап бирде.

    -Мин орлыкка кукуруз һәм көнбагыш басулары өчен борчылам, - дип үз фикерен әйтте ул. - Җылы җитми, ә бу ике культура да җылы яратучан. Әгәр август- сентябрь айлары узган еллардагыдан җылырак булса, бәлки, җыеп алганчы алар масса җыярлар. Ә менә кукуруз чәкәннәре өлгерү узган еллардагы энергетик кыйммәте сыйфаты буенча бераз калыша. Көнбагыш мәйданы - 155 гектардан артык, бу культураны югалтасы килми. Казан май экстрактлау заводы да эшкәртү өчен безнең орлыкларга исәп тота.

    Марат Әхмәтов сүзләре буенча, Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Җанбулат Хатуов Россиядә тиңе булмаган бу заводка соклануын белдергән.

    ТР авыл хуҗалыгы министры әйтеп киткәнчә, бүгенге көнгә республикада шартлы бер терлеккә 7,5 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Узган елда бу күрсәткеч ике тапкыр күп булган.

    -Салкынча һава, җылы һәм кояш җитмәү үләннәрнең беренче чабымы өлгерүен тоткарлады, - дип өстәде Марат Әхмәтов. - Метеорологлар көннәрнең җылыначагын ышандыралар, шулай булганда үләннәрнең беренче чабымын сигез көн дәвамында җыеп алачакбыз.

    Ә инде төрле килешүләр төзүгә килгәндә исә, төгәл мәгълүмат берничә көннән генә билгеле булачак, чөнки әлегә тикшерүләр бара, детальләре ачыклана.

    Денис Фролов фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: