Кама ягы
  • Рус Тат
  • Александр Шильников: «Эшкә шатланып барам»

    Сокурыда яшәүче Александр Шильников 2012 елда туган авылында крестьян-фермер хуҗалыгына нигез сала. Хәзер ул үстергән чәчәкләргә Лаеш районында гына түгел, аннан читтә дә сорау зур. Үз эше уңышы серләре турында эшмәкәр үзе сөйли.

    -Александр Николаевич, Сезнең хуҗалык тарихы нәрсәдән башланды? Сез моңа ничек килдегез?

    -Мин Сокурыда туганмын. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, армиядә хезмәт иткәннән соң, ЭЭМга эшкә кердем. Параллель төстә читтән торып Казан авыл хуҗалыгы университетында  укыдым. 20 ел ташламалы стажым булганнан соң, үз эшем белән шөгыльләнергә булдым. Бу турыда балачактан хыялландым. Үсемлекләрне яратырга мине әнием – стажлы бакчачы өйрәтте. Беренче теплицада яшел тәмләткечләр һәм суган үстердек. Шулай килеп чыкты – әни парникка гөлләр һәм бакчадан күпьеллык чәчәкләрне үрчетергә кертте. Күршеләр аларны теплицада күргәч, бу матурлыкны сатып алырга теләделәр. Шулай итеп минем башыма берьеллык чәчәкләр үстерү идеясе килде. Алар кәефне күтәрә, алар белән үз участогыңны бизәү теләге уяталар. Менә шуннан безнең чәчәк тарихы башланды да инде.

    -Юл башыгызда нинди проблемалар белән очраштыгыз?

    -Иң катлаулысы – материалларга мөмкин булганча аз чыгымнар тотып теплица төзү булды. Әзер теплица сатып алырга була, ләкин ул үз хакын биш елдан соң гына чыгарыр иде, ә бәлки әле озаграк та. Аңа акча да юк. Интернетта күп кенә мәгълүматлар караганнан соң, борыстан һава катламы белән теплица проектын эшләдек, бу җылылык югалуны киметә. Каркасын балта осталары күтәрде, ә калганнарны барысын үз кулым белән эшләдем – пленка һәм поликарбонат белән каплаудан алып стеллажлар һәм киштәләр урнаштыруга кадәр. Җылыту – аерым проблема. Корылмаларны утын ягып җылытабыз, ә кышын төнлә белән ике сәгать саен торырга туры килә, кирәкле температураны сакларга кирәк.  

    -Сезнең хуҗалыгыгыз җиде ел эчендә нинди уңышларга ирешә алды?

    -Без мәйданы 100 квадрат метр булган теплицадан башладык. Хәзер инде ун тапкырга зуррак. Бар Татарстан буйлап күпләп сатып алучылар булдырдык. Елдан-ел ассортиментны киңәйтәбез. Хәзер бу 120 төр бер- һәм күпьеллык чәчәкләр, куаклар, яшелчәләр һәм хуш исле үләннәр.

    -Эштә нинди принципларга таянасыз?

    -Иң мөһиме – кулланучылар канәгать булырлык сыйфатлы үсентеләр үстерү. Һәм, әлбәттә инде, заказларны вакытында үтибез. Сатучыларны сатып алучыларга рассада сайлауда ярдәм итә алырлык итеп өйрәтәбез. Үзебез дә укыйбыз, семинарлар һәм күргәзмәләргә йөрибез, яңа культуралар үстерү агротехникасын өйрәнәбез. Минем өчен яраткан эшем белән шөгыльләнү мөһим, һәр үсемлеккә күңелемнең бер өлешен салам, зәгыйфь кенә үсентенең дә искиткеч чәчәккә әйләнүе өчен тырышам.

    -Киләчәккә планнарыгыз турында сөйләгез әле.

    -Болар – теплица конструкциясен модернизацияләү, автомат климат-контроль урнаштыру, мичләрне пеллетлыга алыштыру (аларда ягулык сыйфатында ягулык грануллары кулланыла). Физик хезмәткә чыгымнарны киметү максатыннан туфрак әзерләү өчен җайланма сатып алырга планлаштырам. Күпьеллык культуралар, җиләк-җимеш агачлары һәм куаклар үстерү исәбенә продукциябез ассортиментын киңәйтәчәкбез. Утыртылган берьеллык чәчәкләр санын хәзерге 150 меңнән 250 меңгә кадәр арттырырга исәп итәбез. Махсус 8 Мартка кисеп алыр өчен лаләләр үстерергә җыенабыз. Шулай булгач, безнең чәчәкләр күзләрне шатландырсын һәм яхшы кәеф бүләк итсен өчен, алга таба да эшләячәкбез.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: