Кама ягы
  • Рус Тат
  • Авыл эшчәненә шәхси кредит зыянга түгел

    Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә юнәлтелгән милли проект гамәлдә булу дәверендә һәр өченче хуҗалык иясе бер тапкыр булса да максатчан кредит алу өчен банкларга мөрәҗәгатъ иткән. Соңгы тугыз ел эчендә заем алучыларга ярты миллиард диярлек максатчан кредит бирелгән. Ел башыннан гына районда яшәүчеләр тарафыннан тугыз миллионга якын акча алынган. Бу ташламалы...

    Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә юнәлтелгән милли проект гамәлдә булу дәверендә һәр өченче хуҗалык иясе бер тапкыр булса да максатчан кредит алу өчен банкларга мөрәҗәгатъ иткән.

    Соңгы тугыз ел эчендә заем алучыларга ярты миллиард диярлек максатчан кредит бирелгән. Ел башыннан гына районда яшәүчеләр тарафыннан тугыз миллионга якын акча алынган. Бу ташламалы кредит бирүнең популярлыгын раслый. Акчаларны тотуның төп юнәлешләре булып сыерлар, мөгезле эре яшь терлекләр сатып алу тора. Һәр унынчы диярлек хуҗа акчаларын терлекчелек биналары төзү һәм реконструкцияләүгә керткән.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: