Кама ягы
  • Рус Тат
  • Басулар мул уңыш белән сөендерә

    "Булатов" шәхси хуҗалыгы басуларында урып-җыю эшләре тулы көчкә бара. Аның карамагында 250 гектар сөрү җире бар. Уңыш мул һәм игенчеләр август аеның аяз көннәренең һәр сәгате кадерен белеп бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алырга тырышалар. Комбайнчы Рафыйк Гатауллин иртәдән караңгы төшкәнче арпа җыюда. Машина йөртүче Петр Родионов яңа уңыш ашлыгын өзеклекләрсез ындыр...

    "Булатов" шәхси хуҗалыгы басуларында урып-җыю эшләре тулы көчкә бара.

    Аның карамагында 250 гектар сөрү җире бар. Уңыш мул һәм игенчеләр август аеның аяз көннәренең һәр сәгате кадерен белеп бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алырга тырышалар. Комбайнчы Рафыйк Гатауллин иртәдән караңгы төшкәнче арпа җыюда. Машина йөртүче Петр Родионов яңа уңыш ашлыгын өзеклекләрсез ындыр табагына ташый. Ындыр табагында уңган, эшкә җитез Зөлфия Яруллина, Әлфия Хәммәтҗанова һәм Саимә Әхмәтова эшли - алар ашлыкны чистарталар, сортлыйлар. Мин аларны яңалыклар белән таныштырдым, алар үз хәбәрләре белән уртаклаштылар. Предприятие башлыгы Мансур Булатов та килеп җитте. Аның сүзләре буенча бөртекле культуралар уңышының өчтән берен җыеп алганнар инде. Коллектив зур түгел, әмма тату, эш өчен, уңыш өчен җан аталар. Быел уңышның мулдан булуына сөенәләр. Димәк табыннарыбызда тәмле икмәк булачак. Ә игенчеләр көзге чәчү турында уйланалар инде.

    Тәнзилә Нуруллина,

    Татар Сараланы клубы мөдире

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: