Бизнес өчен идеяләр бар. Ал һәм файдалан

Яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү - эшмәкәрләр һәм бизнеста үз юнәлешен сайлау турында уйлана гына башлаганнар өчен белем бирү семинарларын оештыручылар үз алларына шундый бурыч куйганнар. Атна башында район мәдәният йортына Татарстан икътисад министрлыгы бизнес-десанты төште. Анда катнашучылар җыелганнарга күп төрле бизнес-идеяләр тәкъдим итте. Үз эшеңне ачу өчен инде...
Яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү - эшмәкәрләр һәм бизнеста үз юнәлешен сайлау турында уйлана гына башлаганнар өчен белем бирү семинарларын оештыручылар үз алларына шундый бурыч куйганнар.
Атна башында район мәдәният йортына Татарстан икътисад министрлыгы бизнес-десанты төште. Анда катнашучылар җыелганнарга күп төрле бизнес-идеяләр тәкъдим итте. Үз эшеңне ачу өчен инде әзер документлар бар, алар үз эченә исәп-хисапларны, фирма стильләрен, видеодәресләрне ала. Кем әйтмешли, ал да файдалан гына.
- Икътисад министрлыгы тарафыннан исәпләнгән һәм расланган әзер идеяләр банкы бар. Ул нигездә җитештерүгә исәпләнгән. Бу тәкъдимнәр күпләрне кызыксындырыр, - дип ышана бизнес-тренер Азат Фәхриев.
Лекторлар кече һәм урта бизнеска күрсәтелүче дәүләт ярдәме турында, үз товарыңны рекламалауның креатив ысуллары, персонал белән эшләү серләре һәм башка күп нәрсәләр турында аңлаешлы итеп сөйләделәр. Аларның чыгышлары җитештерү өлкәсендә бер генә ел эшләмәгән тәҗрибәле эшмәкәрләрне дә, тормыш юлын яңа гына башлаучы яшь кешеләрне дә кызыксындырды. Залдан яңгыраган сораулар моны раслый.
-ТР хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында бизнес ачуга 117 мең сум күләмендә грант булуын азлар белә. Кече һәм урта бизнесны үстерүгә хезмәт итүче башкалары да бар. Нәтиҗәдә 20 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин. Грантлар барысы да төрле, эшмәкәрләрнең киң аудиториясенә юнәлтелгән. Без аларның һәркайсы буенча бик рәхәтләнеп җентекле аңлатма бирәбез, - дип ышандыра Татарстанның эшмәкәрлекне яклау үзәге вәкиле Алина Сагадеева.
Дәүләт ярдәме алу буенча барлык сораулар белән 8 (843) 524-90-90 кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.
Лаеш районы бизнес үсеше өчен үзенә тартып торучы районнарның берсе булып санала. Монда яңа бизнес төзүчеләрне кабул итәргә әзер булган сәнәгать мәйданчыклары эшли. Бизнес-идеяләр бар, дәүләт ярдәме бар.
Яшь, энергияле, эшлекле кешеләр, эш сездән тора.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 апрель 2021 - 08:53Урамнарны тәртипкә китерәбез Татарстанда торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды.500
-
16 апрель 2021 - 16:51Уңышлы агробизнес тәҗрибәсе Лаеш районының берьюлы ике алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесендә күчмә практик дәресләр кысаларында «Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар булды.800
-
16 апрель 2021 - 08:41Вакцинопрофилактика буенча «Кайнар линия» 2021 елның 23 апреленә кадәр “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ вакцинопрофилактика буенча “Кайнар линия”үткәрә.700
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.27300
-
15 апрель 2021 - 08:19Аңа тормышта бәхет елмайды «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ ветераны Баранов Александр Ивановичка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.700
-
14 апрель 2021 - 16:15Балалар киләчәк һөнәрен үзләштерәләр Матюшинода «Волга» яшьләр үзәгендә «Контентмейкер» профильле лагере сменасын уздырдылар.600
-
14 апрель 2021 - 08:13Тугыз гаилә шәҗәрәләр тәкъдим итте Лаеш шәһәрендә "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез" фестиваленең зона этабы узды.400
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.40800
-
22 июнь 2020 - 14:04День памяти и скорби. Малая Елга
-
1 гыйнвар 2021 - 22:57Укучылар игътибарына Яңа ел каникуллары уңаеннан «Кама ягы»ның алдагы саны киләсе елда чыгачак.13700
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.27300
-
16 апрель 2021 - 16:51Уңышлы агробизнес тәҗрибәсе Лаеш районының берьюлы ике алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесендә күчмә практик дәресләр кысаларында «Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар булды.800
-
15 апрель 2021 - 08:19Аңа тормышта бәхет елмайды «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ ветераны Баранов Александр Ивановичка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.700
-
16 апрель 2021 - 08:41Вакцинопрофилактика буенча «Кайнар линия» 2021 елның 23 апреленә кадәр “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ вакцинопрофилактика буенча “Кайнар линия”үткәрә.700
-
14 апрель 2021 - 16:15Балалар киләчәк һөнәрен үзләштерәләр Матюшинода «Волга» яшьләр үзәгендә «Контентмейкер» профильле лагере сменасын уздырдылар.600
-
17 апрель 2021 - 08:53Урамнарны тәртипкә китерәбез Татарстанда торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды.500
-
14 апрель 2021 - 08:13Тугыз гаилә шәҗәрәләр тәкъдим итте Лаеш шәһәрендә "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез" фестиваленең зона этабы узды.400
-
15 апрель 2021 - 16:25Янгын куркынычы сезонына әзерләнәбез Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планлы утырышында республиканың табигый янгыннарны кисәтүгә һәм бетерүгә әзерлеге турында фикер алыштылар.400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции - kamskaja-nov.dir@tatmedia.com
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика