Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуның максатлары изгедә

    2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр икенче Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу үтәчәк. Тикшерү авыл җирлегендә яшәүче, аграр секторда хезмәт куючы, ярдәмче хуҗалыклары яки торак төзелеше өчен җир участоклары булган һәркемне колачлаячак. Ул өлешчә шәһәр кешеләренә дә кагылачак - сайлау буенча кайбер коммерциячел булмаган бакчачылык һәм дача берләшмәләре колачлана....

    2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр икенче Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу үтәчәк. Тикшерү авыл җирлегендә яшәүче, аграр секторда хезмәт куючы, ярдәмче хуҗалыклары яки торак төзелеше өчен җир участоклары булган һәркемне колачлаячак.

    Ул өлешчә шәһәр кешеләренә дә кагылачак - сайлау буенча кайбер коммерциячел булмаган бакчачылык һәм дача берләшмәләре колачлана. Сан алу барышында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгын үзенчә инвентарьлаштыру планлаштырыла.

    Алда торган исәпкә алу турында тулырак мәгълүмат белән "Кама ягы" укучыларын ОГСның баш белгеч-эксперты Елена Галиева таныштыра.

    -Елена Николаевна, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын исәпкә никадәр еш һәм нинди максат белән үткәрелә?

    -Авыл хуҗалыгын исәпкә алу ун елга бер тапкыр үтә. 2006 елдагы исәпкә алу белән чагыштырганда, быелгы елның программасына яңа сораулар кертелгән, аерым алганда хуҗалык алып баруның алдынгы методларын куллану, оешма тарафыннан кредит акчалары җәлеп итү һәм аларны куллану максатлары, федераль һәм республика бюджетлары исәбенә субсидияләр һәм дотацияләр алу турында. Алынган мәгълүматлар демография турындагы, авыл хуҗалыгында кешеләр мәшгульлеге, җир ресурслары, үстерелүче культуралар, җиләк-җимеш утыртмалары күләме, терлек һәм кошлар баш саны, машиналар һәм җиһазлар булу-булмау турындагы мәгълүматларны актуальләштерү мөмкинлеге бирә. Болар барысы да ил җитәкчелегенә авыл хуҗалыгы үсеше потенциалын һәм мөмкинлекләрен объектив билгеләргә ярдәм итә.

    Алдан алынган мәгълүматлар буенча, районда исәпкә алуга 34 авыл хуҗалыгы оешмасы, 5 ярдәмче хуҗалык, 49 КФХ һәм шәхси эшмәкәр, авыл җирлекләрендәге 17,5 меңгә якын шәхси һәм башка индивидуаль хуҗалык, Лаеш шәһәрендә җир участогы яки авыл хуҗалыгы терлекләре булган 1100 дән артык шәхси хуҗалык, 64 бакчачылык ширкәте һәм алардагы 1713 участок катнаша.

    -Халыкта, бигрәк тә авыл кешеләрендә теләсә нинди икътисади исәпкә алу шик уята. Берәүләр аны салымнарны арттыру максатыннан салым салу базасына ревизия итеп кабул итәләр, икенчеләр исә җир белән бәйле бозуларны ("үзлегеннән үзләштерү", авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан кулланмау) ачар дип куркалар. ЛПХ "флагы астында" эшләүче авыл кешеләрен киләчәктә фискаль максатларда файдаланырга мөмкин булган мәгълүматлар ачыклану ихтималы борчый.

    -Сорауга җавап биреп шуны искәртәсе килә, исәпкә алуның бурычлары бары тик изгелектән генә тора. Статистика органнары бернинди фиксаль максатларны күздә тотмый. Статистика турында РФ законнарына ярашлы төстә (һәм бу норма авыл хуҗалыгын исәпкә алу турындагы законда да бирелә) җыелган барлык шәхси мәгълүматлар читкә чыгарылырга тиеш түгел.

    Моннан тыш, административ, юридик кысалардан кала, мәгълүматлар техник яктан да саклана: исәпкә алу бланкларында фамилия дә, адрес та юк, бары тик тәртип саны гына бирелә. Исәпкә алу әңгәмә формасында үткәреләчәк, аның барышында бернинди документлар да күрсәтү таләп ителми. Исәпкә алу кәгазьләрендәге мәгълүматлар закон тарафыннан конфиденциаль дип таныла, алар читкә чыгарылырга тиеш түгел, физик һәм юридик зыян китерү максатыннан кулланыла алмый. Исәпкә алуның девизы - "Авыл тәртиптә икән - илебездә муллык" - аның төп идеясен мөмкин булганча тулы ача: дәүләт икътисадының тотрыклылыгы турыдан-туры илдә авыл хужалыгының үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Аны бары тик илнең аграр потенциалының чын торышын белгәндә генә үстерергә була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: