Кама ягы
  • Рус Тат
  • Дәүләт авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итә

    Республикада яшәүчеләрнең шәхси ярдәмче хуҗалык үсешенә тоткан чыгымнарының бер өлешен кире кайтару программасы дәвам итә. Районның күп кенә кешеләре шәхси хуҗалыкны киңәйткәндә дәүләтнең нинди ярдәменә исәп итәргә мөмкин булу белән кызыксына. Сорауга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Оксана Афанасьева җавап бирә. Быел, элекке кебек үк, беренчегә буаз...

    Республикада яшәүчеләрнең шәхси ярдәмче хуҗалык үсешенә тоткан чыгымнарының бер өлешен кире кайтару программасы дәвам итә.

    Районның күп кенә кешеләре шәхси хуҗалыкны киңәйткәндә дәүләтнең нинди ярдәменә исәп итәргә мөмкин булу белән кызыксына. Сорауга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Оксана Афанасьева җавап бирә.

    Быел, элекке кебек үк, беренчегә буаз таналар сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлешен - бер башка 15 мең сум күләмендә субсидияләү программасы дәвам итә. Шул ук вакытта кайбер шартлар бар. Беренчедән, сатып алу нык хуҗалыкта - ЧҖҖ, СПК яки агрофирмада рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Икенчедән, хайванның бәясе 30 мең сумнан ким булмаска тиеш. Һәм өченчедән, сез аны кимендә биш ел асрарга тиешсез.

    2016 елның 1 июненә кадәр сатып алынган 1 айдан зур булмаган кошлар - күркәләр, казлар, үрдәкләр, бройлерлар сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлешен кире кайтаруга да акча бүленә. Субсидия күләме: күркә яки казның бер башына 100 сум, бер үрдәккә 80 сум, 1 бройлер чебешкә 30 сум. Компенсация күләме кошлар сатып алуга тотылган акчаларның 50%ыннан артык була алмый. Игътибар итегез: кошлар сатып алу чыгымнары баш саны 50 дән 100 гә кадәр булганда гына кире кайтарыла. Артык та түгел, ким дә түгел.

    Әгәр өч яшьтән өлкәнрәк бия асрау өчен азык сатып алына икән, моңа да өлешчә акча бүленә - бер башка өч мең сум. Субсидия күләме азык (печән, салам, ашлык һәм башкалар) бәясенең 70% ыннан артык түгел.

    Сез сыерларның баш санын арттырырга телисез, әмма яңа сыер абзарына акчагыз җитми. Бу очракта сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә чыгымнарның бер өлешен кире кайтаруга субсидия программасыннан файдаланырга мөмкин. Әгәр үз көтүегезне икедән биш сыерга җиткерергә телисез икән - 100 мең сум субсидиягә исәп итәргә була, өчтән сигез сыерга кадәр булса - 200 мең сумга.

    Дәүләт сыерлар белән бәйле ветеринар-профилактик чаралар үткәрүгә чыгымнарның бер өлешен кире кайтара - 1 башка 300 сум.

    Быел беренче тапкыр сыерларны ясалма орлыкландыру буенча хезмәтләргә чыгымнар өлешчә кире кайтарыла: бер нәтиҗәле орлыкландыруга 350 сум.

    Баштан ук шуны әйтәсе килә, барлык субсидияләрнең дә лимиты бар. Шуңа күрә чыгымнарны кире кайтарырга теләүчеләр субсидия бирү тәртибе белән танышырга һәм документлар тапшырырга ашыгырга тиешләр. Барлык кирәкле мәгълүмат авыл җирлекләре башлыкларында бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: