Кама ягы
  • Рус Тат
  • Кече Елгада сөт арта

    "ВАМИН Татарстан һәм К" КТ терлекчеләре кышның соңгы ике аенда сөт җитештерүне узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7 тоннага арттырганнар. Өстәвенә ферма коллективы ел башыннан өстәмә 19 бозау алган.

    -Әгәр узган елның шушы вакытында савымчыларыбыз һәр сыердан уртача 9 литр сөт саусалар, бүген 11 литрлы чикне үттеләр, - дип тармактагы уңышлары белән уртаклаша хуҗалыкның баш зоотехнигы Рәшит Нәбиуллин. - Савым көтүнең продуктлылыгы белән бергә баш саны да арта. 2006 елдан башлап фермада мөгезле эре терлекләр саны ике мәртәбә артты. Хәзер бездә 1400 баш терлек бар, шул исәптән 450 савым сыер. Димәк, терлекче-ләрнең хезмәт хакы да арта: бүген алдынгы савымчылар 14-15 мең сум ала һәм бу чик түгел.

    -Бүген ферма яңара, - дип сөйли коммандитлы ширкәтнең башкаручы директоры Рифкат Гайнуллин. - Соңгы ике елда барлык иске абзарлар сүтелде. Алар урынына яңа объектлар төзелде - 100 сыерга ике сыер абзары, бозаулату бүлеге, бозаулар өчен махсус өйчекләр. Сыер абзарының берсенә "Де Лаваль" заманча саву җиһазлары куелды. Башка биналардагы җиһазларны модернизацияләү буенча да планнар бар. Боларның барысы сөт җитештерүнең һәм тулаем тармакның перспективасы турында сөйли. Терлекчелектә хәл моннан 5-6 ел элек булган кебек аянычлы түгел. Якын елларга савым көтүне 900 башка җиткерү, димәк сөт җитештерүне дә ике тапкыр арттыру бурычы куябыз.

    Хәзер көн саен Кече Елгадан Казанга инвесторларга эшкәртү өчен дүрт тонна продукция озатыла, алар моның белән канәгатьләнергә җыенмыйлар. Моның өчен көтүне яңартуга басым ясыйлар. Азык базасын ныгытмый торып баш санын арттыру мөмкин түгел. Күрше хуҗалыкларның буш яткан җирләрен кушу исәбенә җирле басуларга яңа җир мәйданнары өстәлә. Бүген елгалыларның 6 мең гектар сөрү җире бар һәм җирнең зур өлеше терлекчелеккә эшли.

    Мондагы җитәкчелек сүзләре буенча, дәүләтнең ярдәм чаралары тармакка зур перспективалар ача. Өлешчә, бу үрчемгә, савым көтү өчен азыкка субсидияләр. Дәүләт терлекләр санын арттыруга этәргеч бирә. Терлекчелек элеккечә үк кадрлар кытлыгы кичерсә дә - бүген фермада алмаш савымчылар җитми - буш урыннар исемлеге әкренләп кими. Узган елда иң проблемалы ветеринария хезмәтен кадрлар белән комплектлаганнар. Баш ветеринария табибы Фәнис Мәхмүтовка ярдәмгә дипломлы яшь белгеч Илнур Нәбиуллин килгән. Хәзер иң мөһиме - кирәкле хезмәткәрне авылда калдыру. Монда тагын дәүләт ярдәмгә килә. Илнур кебекләр өчен Татарстанда ипотека программасы буенча торак төзелә. Дөрес, ветеринария академиясен читтән торып тәмамлагач ул яңа урынга бару акчасы алу хокукыннан мәхрүм ителгән. Кызганычка каршы, читтән торып укучыларга мондый хокук бирелми. Әмма Илнур үкенми. Мөһиме, эшен ярата һәм коллектив аны шатланып кабул иткән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: