Кама ягы
  • Рус Тат
  • Терлекчеләрнең югалтыр әйберләре бар

    Савым көтүнең продуктлылыгын киметүгә юл куймаска - район терлекчеләре катлаулы сезонара чорга шундый бурыч куялар.

    -Бүген бер сыердан уртача тәүлеклек савым тотрыклы төстә 11 килограммнан күбрәк. Бу нәтиҗәгә тармак хезмәткәрләре барлык кышлату чоры дәвамында омтылдылар. Әмма яз - ул зур көч куеп табылганны җиңел генә югалтып та була торган вакыт, - дип кисәтә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Оксана Афанасьева. - Язгы чорны югалтуларсыз үткәрү өчен хуҗалыкларда аның нәтиҗәләрен йомшарту буенча ашыгыч чаралар күрелергә тиеш.

    Терлекчеләрнең югалтыр нәрсәләре бар. Шуңа күрә кайбер хуҗалыкларда белгечләрнең фермаларда тәүлек әйләнәсе дежур торуы оештырылган. Атабайда Гүзәл Хөсәенованың гаилә фермасында тискәре нәтиҗәләрне булдырмаска уйлыйлар. Анда бу көннәрдә бер сыердан уртача 18 килограммнан артыграк сөт савыла. Бу ферма - савым буенча гына түгел, продукциянең сыйфаты буенча да иң алдынгы. Моннан әзерләү пунктларына сөтнең күп өлеше югары һәм беренче сортлы буларак озатыла. Ә бу өстәмә һәм шактый саллы керем чыганагы. Шуңа күрә җитештерү процессына нәрсәнең дә булса, хәтта объектив табигый факторның да катнашуына юл куелмаска тиеш дип исәплиләр монда. Фермада елның һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да тотрыклы тәртип. Сыерларны ашату рационы берничә айга алдан уйланылган һәм хәтта язгы юлсызлык чорында да борчылу тудырмый.

    "Березовка", "Урта Девятово", "Агро-5" ЧҖҖләр терлекчеләре дә терлекләрне кышлатуны уңышлы тәмамлыйлар. Алар бу көннәрдә бер сыердан уртача 15-13 литрдан артык сөт савалар. Язгы чор эшне кыенлаштырса да, уйланылганны гамәлгә ашыруга комачау итми. Бу фермаларда барысы да язгы тискәре процессларны исәпкә алып төзелгән график буенча бара.

    Шуның белән бергә, "Заря", "Имәнкискә" ЧҖҖләрдә, Булатов КХ һәм башкаларда продуктлылыкны үстерү җиңел бирелми.

    О.Афанасьева сүзләре буенча, кайбер хуҗалыкларның фермалары юлсызлык нәтиҗәсендә берничә көннән басулардан аерылырга мөмкиннәр. Ә анда, мәсәлән, тупас азык, аерым алганда, печән һәм салам саклана. Кар авырлыгы астында иске терлекчелек корылмаларының түбәләре җимерелү куркынычы бар. Узган еллар тәҗрибәсе җитештерү объектлары яныннан кар суларын үз вакытында ерып җибәрү зарурлыгы турында сөйли. Кардаларга алдан ук азык, салам ташып куюны оештыручы, түбәләрне, территорияне кардан чистарту буенча ашыгыч чаралар күрүче хуҗалыклар дөрес эшлиләр. Терлекләрне кышкы аранда асрау чорының гына түгел, көтүлек чорының нәтиҗәләре дә бүген терлекчеләрнең ничек эшләвенә бәйле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: