Кама ягы
  • Рус Тат
  • Гаилә фермалары тон бирә

    Лаешлы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм эшкәртүчеләре үз өлешләрен кертә торган сезонлы ярминкәләр җирле продукциянең киштәләрдә озак ятмавын чираттагы мәртәбә күрсәтте. Бәя һәм сыйфатның ярашуы әлеге товарларны көндәшлеккә сәләтле итә һәм йөзләрчә-меңнәрчә километрлардан алып кайтылган аналоглары белән чагыштырганда аларга сорау арта. Үзебезнең ил җитештерүчеләре чит ил коллегаларыннан бар яклап калышкан вакытлар...

    Лаешлы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм эшкәртүчеләре үз өлешләрен кертә торган сезонлы ярминкәләр җирле продукциянең киштәләрдә озак ятмавын чираттагы мәртәбә күрсәтте. Бәя һәм сыйфатның ярашуы әлеге товарларны көндәшлеккә сәләтле итә һәм йөзләрчә-меңнәрчә километрлардан алып кайтылган аналоглары белән чагыштырганда аларга сорау арта.

    Үзебезнең ил җитештерүчеләре чит ил коллегаларыннан бар яклап калышкан вакытлар онытылмады әле. Кулланучылар соравы да алар файдасына түгел иде. Соңгы елларда хәл тамырдан үзгәрде. Кулланучылар торган саен җирле җитештерүчеләр продукциясенә өстенлек бирә. Һәм бу очраклы түгел. Аграрийлар авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртүнең, терлекчелек продукциясе җитештерүнең яңа технологияләрен активрак үзләштерәләр. Товарны сату базарында көндәшлек җитештерелүче продукциянең үзкыйммәтен киметү һәм сыйфатын күтәрү өчен яхшы этәргеч булды.

    Сиңгелдән гаилә фермасы башлыгы Илсур Миңнуллин - районда беренчеләрдән булып мондый җитештерү оештырырга уйлаган кешеләрнең берсе. Бу барысына да файдага гына булган: гаиләгә дә, аның продукциясен кулланучыларга да, дәүләткә дә. Әлеге максат белән ул 2011 елда сыер абзары сала, терлек сатып ала. Бүгенге көндә аның гаилә фермасында 45 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 23 савым сыер бар. Баш санын арттыру белән бергә җитештерү, сату күләме дә арта. Мәсәлән, узган елда гаилә фермасы 1041 центнер сөт, 40 центнер ит җитештергән. Продукция сатудан 2,8 миллион сум табыш алган. Хәзерге вакытта җирле ферманың үз сатып алучылар сегменты бар. Җирле халык һәм дача хуҗалары да фермерның һәрчак яңа һәм сыйфатлы продукциясенә өстенлек бирүчеләр арасында.

    Кече Елгадан фермер Гафур Зарипов уңышын да күрми мөмкин түгел. Инде хәбәр ителгәнчә, ТР икътисад министрлыгы эшмәкәрләр арасында ел саен үткәрә торган конкурс йомгаклары буенча ул шулай аталучы "Алтын йөзлек"кә керде һәм җиңүче Дипломы белән бүләкләнде. Аның фермасы продукциясе Бөтенроссия ярминкәләрендә югары бүләкләргә дә бер генә тапкыр лаек булмады. Фермер озак еллар дәвамында кулланучыга бал, ашлык сата. Ә күптән түгел өстәмә төстә үгезләр көрәйтү белән шөгыльләнә башлады. Узган сезонда ул мөгезле эре терлектән 220 центнер артым алган инде. Аның фермасы 135 центнер иттән тыш, 46 центнер бал, 3250 центнер ашлык саткан һәм ел йомгаклары буенча 5 миллион сумнан артык табыш алган.

    Тангачидан фермер Юрий Сарапкинның әлеге күрсәткече ике тапкырга югары. Аның җитәкчелегендә алты кеше хезмәт куя. Зур булмаган коллектив карамагында йөз ярым мөгезле эре терлек бар. Үсеш чорында ит һәм сөт җитештерү берничә мәртәбә арткан. Быелның беренче гыйнварына ферма кулланучыга 2,3 мең центнердан артык сөт һәм 700 центнер диярлек ит саткан.

    Меретяктан Роза Исхакова гаилә фермасы узган елда терлекчелек продукциясе сатудан табыш алу буенча лидер. Әлеге күрсәткеч 12 миллион сумнан артып киткән.

    Дәүләт яклавы чаралары һәм җирле хакимият ярдәме белән бүген безнең районда эшмәкәрлек эшчәнлегенең яңа юнәлешләре үсеш ала. Җиләк бизнесы - аларның берсе. Беренчеләрдән булып биш гектардан артык җирне Пәрәүдә яшәүче Рамил Әхмәтсафин үзләштергән. Менә инде икенче ел аның плантацияләре тотрыклы сусыл татлы җиләк уңышы бирә. Узган җәйдә 50 центнер җир җиләге җыелган, аны сатудан 600 мең сум табыш алынган. Бу кышкы көннәрдә Хәербидән Иванцовлар гаиләсе дә яңа җиләк сезонына әзерләнә. Алар җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннәнән үз бизнесы өчен биш гектардан артык җир арендага алган.

    -Бүген районның гаилә фермаларында 104 кеше хезмәт куя. 2015 елда алар 12 мең центнердан артык сөт, 3 мең центнерга якын ит җитештергән. Фермерлар базарга бал, җиләк, йомырка, яшелчәләр чыгара, шулай ук халыкка печән, ашлык саталар. Гомумән алганда, авыл бизнесы 50 миллион сумнан артык табыш алган, - дип йомгакларга аңлатма бирде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Оксана Афанасьева. - Икътисади күрсәткечләр үсү тенденциясе күзәтелә. Мәсәлән, фермерлар сөт җитештерү һәм сатуны узган елда аннан алдагы шул ук чор белән чагыштырганда дүрттән бер өлештән күбрәккә арттыра алганнар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: