Кама ягы
  • Рус Тат
  • Җитәкче белән бер көн Авыл мәшәкатьләре хатын-кыз җилкәсендә

    Кече Елга авылы кунакларны яхшы юл һәм яңа тротуар белән каршы ала - авылда чын хуҗа булуның беренче билгесе бу. Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Лилия Кыямова иртәдән эш урынында. Аның янына кешеләр көн дә килә. Алар кирәкле белешмә язып бирүне яки көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм итүне сорыйлар. Бер...

    Кече Елга авылы кунакларны яхшы юл һәм яңа тротуар белән каршы ала - авылда чын хуҗа булуның беренче билгесе бу.

    Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Лилия Кыямова иртәдән эш урынында. Аның янына кешеләр көн дә килә. Алар кирәкле белешмә язып бирүне яки көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм итүне сорыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, көндәлек мәшәкатьләр. Менә бүген дә Лилия Альберт кызы күп эшләр планлаштырган, шуңа күрә аның белән аралашу цейтнот режимда үтте.

    -Мин авыл җирлегенә узган елдан башлап җитәкчелек итәм. Аңа Кече Елга, Шуран һәм Полянка авыллары керә. Проблемалар бар, әмма аларның күбесе уңышлы хәл ителә. 2015 елда җирле халык белән очрашуда район башлыгы Михаил Афанасьев җирлекне төзекләндерүдә ярдәм вәгъдә итте. Нәтиҗәләре күзгә күренә: шул елның көзендә үк полициянең участок йорты ачылды, ә мәктәптән мәчеткә кадәр асфальт юл салынды һәм тротуар эшләнде. Моннан тыш, Кече Елга мәктәбе укучылары өчен баскетбол мәйданчыгы төзедек. Әйдәгез, мин сезгә барысын да үзем күрсәтәм.

    Җирлек җитәкчесе белән Кече Елга урамнары буйлап йөрибез. Авыл чыннан да бик яхшы тәэсир калдыра. Россиянең ерак авылларында еш очрый торган җимереклек һәм хуҗасызлык юк. Кыегайган йортлар һәм черек капкалар күренми. Урамнарда эшлекле кыяфәттә каз-үрдәкләр йөренә. Җирлек башлыгы атна саен урамнарны үзе карап чыга һәм кешеләрне авылны чиста һәм тәртиптә тотарга чакыра.

    -Кайда да булса чүп-чар яки ташлап калдырылган металл ватыклары күрсәм бервакыт та читләтеп үтмим. Урамдагы чисталык - авылыбызның йөзе ул.

    Эш кабинетына кире кайтабыз. Лилия Кыямова юл хуҗалыгындагы уңышлары турында сөйли.

    -Җирлектәге барлык юлларга диярлек кимендә вак таш җәелгән. Шуранда зиратка кадәр юл салына, эшләр тәмамланырга аз гына калды. Кышын бар юллар чистартыла. Кешеләрдән шикаятьләр юк.

    Көннең икенче яртысында җитәкче кабинетына Полянка авылында яшәүче өлкән яшьтәге Зинаида Дроздова килде. Җир участогына документлар табуны үтенә. Ул да җирле үзидарә эше турында фикерләре белән уртаклашты:

    -Безнең авылда күптән түгел су белән тәэмин итүне җайга салдылар. Суэтем башня төзеделәр, ә Шуранда скважина борауладылар. Кешеләр ничә еллар су җитмәүдән җәфаланды! Ниһаять, бу мәсьәләне хәл иттеләр. Зиратка да яңа койма тоттылар. Әкренләп-азлап булса да эшләр алга бара.

    -Авыл кешеләре читтә калмый, - дип дәвам итә Лилия Альбертовна, - авылдашларның иганә акчасына мәчетне реставрацияләдек. Үз чиратыбызда, без дә кешеләргә ярдәм итәбез. Узган ел 13 кеше йорт кошлары сатып алу өчен ТР бюджетыннан субсидия алуга гариза бирде. Бу максатка 80 мең сум диярлек акча бирелде. Хәзер кәҗә, сыер яки ат асрарга теләүчеләр өчен субсидиягә документлар рәсмиләштерелә.

    -Халык Лилия Кыямовага ышана, - ди Кече Елга мәктәбе директоры Миңнехан Вәлиуллин. - Мин аны күптән беләм - ул укучы булган чактан ук. Безнең авыл башлыгы барын да булдырыр дип уйлыйм.

    Бу көнне безнең Лилия Альберт кызы белән әңгәмәбез берничә тапкыр өзелде. Ул килүчеләрне кабул итте, телефон аша теркәү палатасы һәм Лаеш районы башкарма комитеты белән җир участокларын рәсмиләштерү буенча сөйләшүләр алып барды.

    Кече Елга авыл хуҗалыгы җитәкчесендә кунакта булган берничә сәгать тиз үтеп китте. Ахырда ул киләчәккә планнары белән уртаклашты.

    -2017 елда мәдәният йортына капиталь ремонт ясалачак. Мәктәптә суүткәргечне җайга салырлар дип өметләнәм. Бар белгечләрнең җирле кешеләр булуы шатландыра, авылда эшсезлек юк.

    Лилия Кыямова кебек җитәкчеләр булганда Татарстан авыллары яшәвен һәм үсүен дәвам итәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: