Кама ягы
  • Рус Тат
  • Печән сыйфатын прибор билгели

    Җәйге айларда авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлек азыгы складларын терлек азыгы әзерләүчеләрнең сандыгы дияргә дә була. Анда җәй көне нәрсә салсаң, кышлый шуны аласың - бу язылмаган кагыйдә кышлату барышын да, терлекчеләрнең ел эчендәге бар эшен дә билгели.

    Бүген районда күпьеллык үләннәрнең беренче чабымыннан 12 мең тонна печән, 20 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән. Башка төрле әйткәндә шартлы бер баш терлеккә исәпләгәндә 12 ц азык берәмлеге туры килә. Соңгы еллар өчен бу уртача күрсәткеч. Быелгы җәй яңгырлары белән иркәләми. Әгәр алда азык катнашмасы һәм кукуруз урылачагын исәпкә алсак, терлек азыгы әзерләүчеләрнең күпьеллык үләннәрнең беренче чабымы тәмамлану белән кышка азык запасын тулыландыру мөмкинлекләре бар әле.

    "Урта Девятово", "Березовка", "Нармонка", "Хәерби" ЧҖҖләр бу максатка якын, аларда 14,2-12 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Азыкның сыйфат күрсәткечләре терлек азыгы әзерләүчеләр тырышлыгын күрсәтә.

    -Узган елларда әзерләү һәм саклау технологиясе бозылу сәбәпле печән һәм сенажда терлекләр өчен куркыныч булган май кислотасы барлыкка килгәч аның бер өлеше чыгарып ташланды, быел азыкның сыйфаты начар түгел. Тикшерүләр күрсәткәнчә, печәндә һәм сенажда коры матдә һәм каротин күләме норма чикләрендә, - дип күрсәткечләргә аңлатма бирә ветберләшмә ветеринария табиб-токсикологы Ирина Егорова (рәсемдә). - Әгәр үткән елларда сенаж траншеясын тутыруга 2 атна һәм аннан да күбрәк вакыт китсә, бу җәйдә шул күләмдә сенаж салуга 3-4 көн кирәк булды. Хуҗалыклар яшел массаны тыгызлауга җитди игътибар бирәләр. Бу процесста кимчелек мичкәдәге балга дегет өстәү ул. Нәтиҗәдә меңнәрчә тонна сенаж терлекләргә ашатырга яраклы булмады. Бүген ветберләшмә белгечләренең әзерләнгән терлек азыгының дымлылыгын экспресс-алым белән билгеләү өчен барлык мөмкинлекләре бар. Яхшы эшләре өчен республика ветлабораториясе аларга кыйммәтле ике прибор бүләк иткән. Хәзер белгечләр урынга барып санаулы вакыт эчендә печәннең дымлылыгын билгеләп кирәкле киңәшләрен бирәләр. Хуҗалыкларда аның әзерлеген күз белән билгелиләр. Терлек азыгы әзерләүчеләр еш кына ялгышалар һәм складларга югары дымлылыктагы печән кайта. Моның нәтиҗәсе билгеле. Мәсәлән, күптән түгел ветберләшмә белгечләре бер гаилә фермасын шундый азыкны саклауга салудан саклап калдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: