Кама ягы
  • Рус Тат
  • Контроль-касса техникасы буенча сораулар һәм җаваплар

    Яңалыклар кертелү сәбәпле ККТдан файдаланучыларның сораулары күп һәм аларга Федераль салым хезмәте белгечләре җавап бирә (Ахыры. Башы газетаның 57нче санында). Яңа ККТ сатып алырга туры килермени? Бәлки иске касса аппаратын модернизацияләү мөмкинлеге бардыр? Юк, сатып алырга кирәкми. Касса техникасы җитештерүчеләр мәгълүматы буенча яңа технологиягә күчү эшләүче касса аппаратлары паркын алыштыруны...

    Яңалыклар кертелү сәбәпле ККТдан файдаланучыларның сораулары күп һәм аларга Федераль салым хезмәте белгечләре җавап бирә

    (Ахыры. Башы газетаның 57нче санында).

    Яңа ККТ сатып алырга туры килермени? Бәлки иске касса аппаратын модернизацияләү мөмкинлеге бардыр?

    Юк, сатып алырга кирәкми. Касса техникасы җитештерүчеләр мәгълүматы буенча яңа технологиягә күчү эшләүче касса аппаратлары паркын алыштыруны таләп итми. Кулланыла торган модельләр үзенчәлеген исәпкә алып билгеле бер үзгәртү генә кирәк.

    Закон буенча касса аппараты интернет белән даими элемтәдә булу таләп ителә. Әгәр кибеттә челтәрдә өзеклек булса, сатуны туктатыргамы?

    Элемтә уңаеннан: беренчедән, элемтәдәге өзеклекләр касса эшенә бер ничек тә тәэсир итми, чөнки ул мәгълүматны саклый һәм элемтә торгызылгач аны фискаль мәгълүматлар операторына җибәрә, икенчедән, хәзер күп кенә предприятиеләр закон буенча сатып алучыга карта белән түләү хокукы бирергә тиешләр, бу инде үзе элемтә булуны һәм тиешле чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә, яңа тәртип өзеклекләрсез сату итүгә һич тә комачау итми.

    Әгәр сатып алучының электрон почтасы, телефоны булмаса сатучы нәрсә эшләргә тиеш?

    Әгәр сатып алучы исәп-хисап ясаган вакытка сатучыга үз әбүнә номерын яки электрон почта адресын бирмәсә, сатучы аңа кәгазь касса чегы яки җитди исәп бланкы бирергә зарур.

    Ике салым режимын алыштырган - гадиләштерелгән система һәм ЕНВД кулланган эшмәкәрләр һәм оешмалар азат ителүдән файдалана алалармы?

    Юк, гадиләштерелгән салым салу системасыннан файдаланучылар нинди салым режимнарын берләштерүләренә карамастан, ККТ кулланырга тиешләр.

    ЕНВД буенча исәп-хисап ясаганда яңа буын ККТ куллану мәҗбүриме?

    Әйе, "Акчалата исәп-хисап ясаганда һәм (яки) түләүнең электрон чараларын файдаланганда контроль-касса техникасы куллану турында"гы №54-ФЗ федераль законына ярашлы төстә ЕНВД түләүчеләр ККТ кулланырга тиешләр. Шунысы мөһим, ЕНВД түләүчеләргә ККТ куллану кирәклеге эшмәкәргә яңа тәртипнең агымдагы тәртипкә караганда күпкә гади һәм уңайлы булуы белән аңлатыла, шул ук вакытта салым түләүчеләрнең бу категориясе өчен Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча ККТ сатып алуга киткән чыгымнарга салым чигерүе күздә тотыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: