Кама ягы
  • Рус Тат
  • Күп төзибез, еш төзибез

    Лаеш районында торак йортлар, сәнәгать һәм офис предприятиеләре актив төзелә. Яңа йортлар, яңа заводлар, яңа складлар... Район инфраструктурасын үстерүгә күп компанияләр, шул исәптән чит илләрнеке дә, акча кертә. 2016 елда ачылган "Россия почтасы" сортлау логистик үзәге иң зур объект булды. Комплексның мәйданы 36 мең квадрат метрдан артык, инвестицияләр күләме 1,8...

    Лаеш районында торак йортлар, сәнәгать һәм офис предприятиеләре актив төзелә.

    Яңа йортлар, яңа заводлар, яңа складлар... Район инфраструктурасын үстерүгә күп компанияләр, шул исәптән чит илләрнеке дә, акча кертә.

    2016 елда ачылган "Россия почтасы" сортлау логистик үзәге иң зур объект булды. Комплексның мәйданы 36 мең квадрат метрдан артык, инвестицияләр күләме 1,8 миллиард сум тәшкил итте.

    Хәерби авылы төзелеш мәйданында "Казан медицина инструментлары заводы" акционерлар җәмгыяте базасында бер тапкыр кулланыла торган стерильле медицина инструментлары житештерү буенча булачак комплекска нигез салынды. Заводның беренче чиратына инвестицияләр елга 80 миллион сум күләмендә. 2017 ел башында анда Италия җиһазлары урнаштыру планлаштырыла.

    Эшче һөнәрләр буенча WORLD SKILLS RUSSIA дөнья чемпионатына әзерлек барышында Идел буе инфраструктур комплекс төзелеше дәвам итә. Ул 2019 елда һөнәри осталык буенча ярышлар өчен төп мәйданчык булачак. Комплексның гомуми мәйданы 169 мең квадрат метр, инвестицияләр - 14 миллиард сум тәшкил итәчәк.

    АйСиЭл Техно компаниясе Лаеш районында "Иннополис" аерым икътисади зонаның икенче мәйданчыгы территориясендә яңа офис бинасы төзи башлауны тәкъдим итте. Мәйданы 12,4 мең квадрат булган 8 этажлы бина төзү аерым икътисади зона резидентларын сыйфатлы инфраструктура белән тәэмин итәчәк.

    Сентябрь аенда Столбище авылында "Озон ру" интернет кибете логистик комплексы склады ачылды. Комплекс 3,5 мең квадрат метрлы мәйдан били, проектка 100 миллион сумга якын инвестиция салынды.

    Районда бүген торак төзелеше өстенлекле булу белән бергә социаль проблемалар комплексын хәл итү мөмкинлеге дә бирә. 2016 елда 93,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, бу планның 117%ын тәшкил итә. Бер кешегә 2,34 квадрат метр күрсәткече белән район торак биналарны файдалануга тапшыру буенча республикада алдынгы урыннарда. Бу Татарстан буенча уртача күрсәткечтән 3 тапкырга күп.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: