Кама ягы
  • Рус Тат
  • Олы Кабан эшмәкәрләрен Россиядә дә, чит илләрдә дә беләләр

    Лаеш районында да Татарстандагы кебек кече һәм урта бизнесны үстерү өчен шартлар тудырыла. Олы Кабан авыл җирлегендә эшләрнең ничек баруы турында җирлек башлыгы

    Олы Кабан авыл җирлеге

    -аңа Олы Кабан һәм Кече Кабан керә,

    -2019 елның 1 апреленә халык саны – 2272 кеше,

    -алардан: эшкә сәләтле гражданнар – 1217 кеше, яше буенча пенсионерлар – 437 кеше,

    -йорт хуҗалыклары саны: 1198, шул исәптән 486сы дача.

    Җирлек территориясендә берничә эре предприятие бар.

    Шуларның иң эресе – ТР авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты ТАТНИИ. Фәнни-тикшеренү институты үсемлекчелек, үсемлекләрне саклау һәм биотехнологиясе, терлек азыгы җитештерү, авыл хуҗалыгы терлекләрен ашату, үсемлекләр һәм терлекләрнең хуҗалык-кыйммәтле билгеләрен молекуляр-генетик тикшеренүләр алып бара. Учреждениедә 100дән артык кеше эшли. ТатНИИСХ белгечләре 160 яңа сорт һәм гибридлар булдырды.Тикшеренүләрнең яңалары селекция һәм уйлап табулары Россия Федерациясенең 194 патенты белән якланган, шуларның 45е гамәлдә. Хәзерге вакытта Россиянең утыз ике төбәгендә Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр эшләүче 87 сорт һәм гибрид Госреестрга кертелгән. Россиядә беренче уҗым арышының азык итеп файдаланыла торган аз пентозанлы Подарок сорты булдырылган (пентозаны 0,64%тан ким). Дөнья практикасында аналоглары булмаган пергаментсыз борчакның ике сорты Кабан һәм Фрегат булдырылган. Молекуляр-генетик алымнар һәм ДНК-технологияләр кулланып бәрәңгенең вирусларга бирешми торган өч яңа сорты булдырылган: Кортни, Регги һәм Танго. Аларның икътисади нәтиҗәлелеге – гектардан 120 мең сум. ТРда беренче тапкыр нәсел хуҗалыклары җитештерүче үгезләргә генетик паспортлау үткәрелгән, “Татарстанда сөт һәм ит токымлы җитештерүче үгезләр генофонды” (җиде ДНК-маркер буенча) каталогы бастырылган. Сыерлар рационына тулысынча үзләштерелә торган “ГумМикс” энерго-протеин концентраты җитештерү һәм файдалану кертелгән, ә бу үз чиратында организмдагы тискәре энергетик баланс проблемасын хәл итү мөмкинлеге бирә. 2015-2016 елларда 14 РФ патенты алынган, патент алу өчен 10 гариза бирелгән. Эшләнмәләр ТР һәм РФда төрле милек формаларында актив кертелә. ТР чәчү мәйданнарында җирле селекция сортлары 50%тан артык тәшкил итә. 2015 елда чәчү күләме буенча Россия Федерациясендә селекция институтының Радонь һәм Тантана сортлары ТОП-10га керде. Халыкара фәнни-техник хезмәттәшлек актив үсә. 2015-2016 елларда ТатНИИСХ базасында абруйлы “Идел буенда халыкара кыр көннәре” күргәзмә-форумы (DLG белән берлектә) үткәрелде, 2017 елда “Бөтенроссия кыр көне – 2017”, 2018 елда “Татарстанда кыр көннәре – 2018” үткәрелде. “Татарстанда кыр көннәре – 2019” үткәрү планлаштырыла.

    “Даркат” компаниясе” ЧҖҖ “А” һәм “В+” класслы склад комплекслары төзү белән шөгыльләнә. Хәзер компания проектлары портфелендә сәнәгать билгеләнешендәге җирләрдә урнашкан 23 мең склад мәйданы бар. Шулай ук “Даркат” үзенең логистик хезмәтләрен тәкъдим итә: җаваплы саклау, йөк ташу, складны арендага бирү.”Даркат” ЧҖҖ территориясендә 11 компания эшчәнлек алып бара:

    -“ПепсиКО Холдинг” ЧҖҖ алкогольсез эчемлекләрне күмәртәләп сату белән шөгыльләнә.

    -“Акорд” ЧҖҖ күмәртәләп төзелеш һәм йөзләү материаллары, тарттырып куела торган түшәмнәр, идән капламалары белән сату итә.

    “Саман” ЧҖҖ фирмасы спиртлы һәм башка эчемлекләрне күпләп сату белән шөгыльләнә.

    -“Долина овощей» ЧҖҖ яшелчәләр үстерә.

    -“ДК Литрум” ЧҖҖ – күмәртәләп сыра сата.

    -“Мустанг Технологии Кормления” ЧҖҖ һәм “Мустанг Идел” ЧҖҖ – авыл хуҗалыгы терлекләренә азык сата.

    -“Эй БИ Лоджистик” ЧҖҖ, “Кибрис”ЧҖҖ, “МКСтрой” ЧҖҖ һәм “Логтрейд” ЧҖҖ йөк ташу хезмәтләре күрсәтә.

    Җирлектә кече һәм урта бизнеска зур игътибар бирелә. Мәсәлән, 2018 елдан мәдәният йорты территориясендә үзмәшгуль кешеләр продуктларын сату буенча ярминкәләр үткәрелә. Анда җирлектә яшәүчеләр һәм кунаклар катнаша. Ярминкәдә ашамлыклардан: колбасалар, сыр, татлы шикәр мамыгы, кайнар шоколад, май, эремчек, камыр әйберләр була. Ярминкәгә килүчеләрне төрле кул эшләре дә җәлеп итә: чәч каптыргычлар, гипстан эшләнгән фигуралар...

    -Соңгы елларда кече һәм урта эшмәкәрлекнең социаль һәм икътисади әһәмияте үскәннән үсә бара. Ул халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрә, яңа эш урыннары булдырыла, - дип исәпли авыл җирлеге башлыгы Николай Бызин. – Кызганычка каршы, зур булмаган предприятиеләре еш ябылалар: кече бизнес үсешен продуктларны сату базары булмау тоткарлый. Әмма кече бизнес өчен перспективалар куанычлы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: