Кама ягы
  • Рус Тат
  • Печән өсте кыза бара

    Июнь аеның бу көннәрендә районның терлек азыгы әзерләүчеләре чапкан печәннән җиләк һәм төрле үлән исләре килә. Хуҗалыкларда печән чабу темпы арта. Яңа уңышның беренче мең тоннасы складларга кайтты. "Семиречье", "Хәерби", "Сөт иле" механизаторлары беренче мөмкинлек булу белән эшкә тотындылар. -Сезон дәвамында 12 мең тонна печән, 43 мең тонна сенаж һәм...

    Июнь аеның бу көннәрендә районның терлек азыгы әзерләүчеләре чапкан печәннән җиләк һәм төрле үлән исләре килә.

    Хуҗалыкларда печән чабу темпы арта. Яңа уңышның беренче мең тоннасы складларга кайтты. "Семиречье", "Хәерби", "Сөт иле" механизаторлары беренче мөмкинлек булу белән эшкә тотындылар.

    -Сезон дәвамында 12 мең тонна печән, 43 мең тонна сенаж һәм 48 мең тонна силос әзерләү ниятләнә,-дип күпьеллык үләннәрнең беренче чабымы барышына аңлатма бирә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илгиз Миңнекәев.-Икенче төрле әйткәндә, җәй көне һәр шартлы терлеккә уртача 25 әр центнер азык берәмлеге әзерләргә кирәк. Иң элек күпьеллык үлән уңышын җыеп алу бурычы тора, ә бу сигез мең гектардан артык. Аннан соң бер еллык үләннәр, кукуруз китә. Бу көннәрдә азык әзерләүчеләргә бар көчкә эшләү зарур. Беренче чабым көннәре санаулы.

    Терлекчеләр сүзләре буенча, печәнгә төшүгә әзерләнгән азык иң сыйфатлысы, туклыклы матдәләргә иң бае һәм каратинга иң мулы. Куелган бурычны вакытында үтәү һәм сыйфатлы печәнне мөмкин кадәр күбрәк әзерләү өчен ремонтчылар 45 чапкычны рәтләгәннәр, шул исәптән югары җитештерүчән өч "Мак Дон"ны кайбер хуҗалыкларда печән әзерләү белән бергә сенаж салу мөмкинлекләре бар.

    Яфраклы азык запасы булдыру өчен дә иң яхшы чор җитте. Мөгезле эре яшь терлекләргә урман витаминнары әзерләү эшенә Кече Елга, Урта Девятово, Пәрәү, Хәерби һәм Атабай фермалары тотынды.

    Бу кызу чорда терлекчеләргә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр ярдәмгә килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: