Кама ягы
  • Рус Тат
  • Пенсия туплауларын кая күчерергә

    -Мин кайбер банкларда һәм иминият компанияләрендә пенсия тупламаларын дәүләтнеке булмаган төрле пенсия фондларына (НПФ) күчерергә тәкъдим итәләр дип ишеттем. Һәм барысының да аргументы бер: әгәр моны эшләмәсәң, киләсе елдан дәүләт аларны пенсионерларга пенсия түләү өчен үзенә алачак. Бу шулаймы? - дип сорый Петр Немцов. Укучыбыз соравына Пенсия фондының район идарәсе...

    -Мин кайбер банкларда һәм иминият компанияләрендә пенсия тупламаларын дәүләтнеке булмаган төрле пенсия фондларына (НПФ) күчерергә тәкъдим итәләр дип ишеттем. Һәм барысының да аргументы бер: әгәр моны эшләмәсәң, киләсе елдан дәүләт аларны пенсионерларга пенсия түләү өчен үзенә алачак. Бу шулаймы? - дип сорый Петр Немцов.

    Укучыбыз соравына Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Ирина Алешина җавап бирә.

    -Юк! Беркем дә сезнең пенсия туплауларыгызны "үзенә" алмый. Пенсия туплауларын НПФга күчерүгә бернинди таләпләр дә юк. Россия Пенсия фондындагы кебек үк, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында да туплаулар инвестицияләнә, пенсиягә чыкканнан соң түләнә.

    Ә үз туплауларыгызны дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергәме, юкмы - монысы сезнең хокук. Булачак пенсиягезне кемгә ышанып тапшыруыгызны - дәүләткәме әллә шәхси компанияләргәме - сез үзегез хәл итәсез. Әгәр НПФ файдасына хәл иткәнсез икән, фондны сайлауга бик җаваплы карагыз. Шул ук вакытта онытмагыз: пенсия фондын биш елга бер тапкырдан да ешрак алыштырасыз икән, акчалар инвестиция керемнәрен исәпкә алмый күчерелә. Бу сезнең өчен файдалы түгел.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: