Кама ягы
  • Рус Тат
  • Һәр сәгать, һәр минут исәптә

    Лаеш районында урып-җыю эшләре башланды. Алтынсу төскә кергән арыш, бодай һәм борчак басуларында кыр кораблары - комбайннар хакимлек итә. Шул ук вакытта печән чабу, терлек азыгы әзерләү эшләре дә бара. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары ындыр табакларында эш кайный. Авыл хезмәтчәннәре, белгечләр иртә таңнан аяк өстендә, эшнең бик тә...

    Лаеш районында урып-җыю эшләре башланды. Алтынсу төскә кергән арыш, бодай һәм борчак басуларында кыр кораблары - комбайннар хакимлек итә. Шул ук вакытта печән чабу, терлек азыгы әзерләү эшләре дә бара. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары ындыр табакларында эш кайный. Авыл хезмәтчәннәре, белгечләр иртә таңнан аяк өстендә, эшнең бик тә кызган чагы. Тузанда, эсседә, тракторлар, комбайннар гөрелтесендә уңыш өчен көрәш бара. Һәрвакыттагыча коры җәй сезон барышына үз төзәтмәләрен кертте. Әмма лаешлылар амбарларга мул уңыш кайтыр дип ышаналар. Игенчеләрнең тырыш хезмәте моңа нигез бирә.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, чәчүлекләр, игеннәр торышы яхшы, җәй һәм яз айларындагы яңгырлар дымы башак тулылануга җиткән. Мөһиме - үстерелгәнне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу. Лаеш районы басуларында урып-җыю эшләре оешкан төстә бара. Урак барышы турындагы беренче хәбәрләр сөендерә. Бүген алдынгылар исемен әйтергә дә була инде. Тәҗрибәле механизаторлар белән бергә яшь комбайнчылар да эшли. Әтиләре һәм абыйлары эшен дәвам итеп алар җиңел булмаган һөнәр сайлаганнар. Җир йөзендә иген игүдән дә яхшы, игелекле һөнәр бармы икән.

    Ашлык суктыруда "Йолдыз" хуҗалыгыннан Алексей Петухов һәм Василий Белоусов алда баралар. Бер атнада Алексей 201 тонна ашлык суктырып алган. Ә менә "Урта Девятово" җәмгыятеннән Сергей Кузьмин ДОН-1500дә дүрт көндә 113 тонна, "Сөт иле" комбайнчысы Ильяс Мәхмүтов Акроста 116 тонна ашлык суктырган. "Семиречье"дан Сергей Депутатов һәм Нәфис Хәйретдинов, "Березовка" ЧҖҖдән Ринат Тимергалиев алдынгылар арасында.

    Иген уруда "Йолдыз"дан Айрат Миңнуллинга һәм "Урта Девятово" хуҗалыгыннан Юрий Сарбаевка тиңнәр юк. Басулардан ашлык ташуда эшләүче машина йөртүчеләр арасында "Урта Девятово"дан Николай Беляков беренче урында, ул уракка төшкән көннән ындыр табагына 132 тонна ашлык алып кайткан. 2017 ел уңышы өчен туфрак әзерләүдә һәм уҗым культуралар чәчүдә эшләүче механизаторларның да эш күрсәткечләре югары. Бу участокта Нармонкадан Айрат Хәлфетдинов, Урта Девятоводан Николай Сарбаев, "Сөт иле"ннән Петр Савельев алда бара. Комбайннарда һәм тракторларда шундый максатчан кешеләр эшләгәндә уңыш мул, ә табындагы икмәк хуш исле һәм тәмле булыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: