“РариТЭК” газ ягулыгына ишекләрен ачты

Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник...
Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник җайланмалар, фильмнар күрсәтү өчен махсус экран белән җиһазланган уку үзәге, чыннан да, иң таләпчән автотранспортчының да зәвыгын канәгатьләндерерлек. "РариТЭК"ның 15 еллык эшчәнлеген яктырткан фильмны караганнан соң, фикер алышу гамәли яссылыкка, ягъни автомобильләрне газга күчерү цехына күчте.
Йөзләгән "КАМАЗ"лар тезелеп киткән иркен мәйданда "метан" ягулыгы тутырылган зур баллоннар бихисап. Компаниянең җаваплы белгечләре әлеге баллоннарны авыр йөк автомобильләренең шассиена урнаштыру тәртибен аңлата, техник характеристикасы белән таныштыра. Метанның куркынычсыз ягулык икәнен дәлилләү максатында, махсус стендка шартлаган баллон урнаштырылган. Әлеге ягулыкның төп үзенчәлеге: шартлаганда эчендәге детальләре читкә чәчелми һәм машинаны шартлатмый.
"РариТЭК" - Татарстанда транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүне беренчеләрдән булып башлап җибәргән предприятие. Бүгенге көндә заманча технологияләр һәм югары квалификацияле персонал белән тәэмин ителгән компания җиңел һәм йөк автомобильләрен, шулай ук коммерция нигезендә эшләүче транспортны табигый газга көйләүнең комплекслы системасын тәкъдим итә. Һәр предприятие үз чыгымнарын оптимальләштерергә тырышкан икътисадый һәм финанс тотрыксызлыгы чорында яңа проектны тормышка ашыруны үз өстеңә алу, әлбәттә, кыю адым. Ләкин ягулык-майлау материалларын системалы төстә экономияләүгә күчми торып, әлеге мәсьәләне хәл итеп булмаячак.. Бу нисбәттән, автопаркны газ ягулыгына (метан) күчерү мөмкинлеге иң нәтиҗәле ысул буларак тәкъдим ителә. Әлеге ягулыкның өстенлекләре дә инде расланган. Метан - экологияне пычратмый торган иң очсыз һәм куркынычсыз ягулык.
Моннан тыш, ТР хөкүмәте газ баллоны җайланмасының бәясе һәм аны "РариТЭК"ның аттестацияләнгән сервис үзәгендә урнаштырган өчен чыгымнарның 30 %ы күләмендә субсидия түли. Өстәвенә, "Газпром газ ягулыгы" компаниясе метан ягулыгына көйләнгән һәр транспорт берәмлегенә 1500 куб метр газга ягулык картасы бүләк итә. Әлеге ягулык, 100 километрга 9 литрдан исәпләгәндә, 15000 километрга җитә.
Шулай итеп, "РариТЭК" та автомобилен газ ягулыгына көйләүче елына 500- мең километр узган очракта да 118 000 сумын янга калдыра. АИ-95 бензинының 1 литры - 35, ә метанның 1 куб метры 11,50 сум торуын исәпкә алсак, газ ягулыгына күчүнең өстенлеге көн кебек ачык. Очрашуда катнашкан автотранспортчыларның бердәй фикере бу.
«Шәһри Чаллы».
http://shahrichalli.ru/tt
-
16 февраль 2019 - 16:48Лаеш район прокуратурасы машина йөртүчене хөкем итүне таләп итә Һәм бу таләп тулысынча аклана да: Казанда яшәүче гр.Д. исерек хәлдә руль артына утырган өчен бер җәзасы була торып тагын эчкән килеш машина руле артына утырган.1300
-
16 февраль 2019 - 10:23Яшәеш сыйфаты күтәрелә Сокуры авыл җирлегендә үз эшләре турында хисап тоттылар.1200
-
15 февраль 2019 - 15:44Счетчикны ничек алыштырырга һәм ничек штраф алмаска Лаеш һәм күрше районнарда билгесез затларның шактый зур суммада энергетиклар рәвешендә электр энергиясе исәпләгечләрен өйдән баганага күчерүне тәкъдим итү очраклары ешайды. Моның ни күләмдә законлы булуы турында газета укучыларга “Челтәр компания” ЧҖҖ “Идел буе электр челтәрләре” филиалының Лаеш электр челтәре начальнигының хезмәтләр сату буенча урынбасары Аяз Галиев сөйли.1600
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.1900
-
14 февраль 2019 - 09:19Макаровка авыл җирлеге уңышлары һәм казанышлары Ташкирмән авылы мәдәният йортында җирле үзидарә органнарының отчет сессиясе булды.1500
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.2400
-
13 февраль 2019 - 15:47Дмитрий Песков Путин белән Миңнеханов мөнәсәбәтләрен бик ышанычлы булуын әйтте Россия Президенты матбугат секретаре дәүләт башлыгының төбәк җитәкчесенә шаярып кына кисәтү ясаганын аңлатты.3000
-
15 ноябрь 2018 - 10:46“Алчәчәк” вокаль ансамбле чыгышы
-
12 гыйнвар 2019 - 12:27
-
15 февраль 2019 - 08:30Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 30 еллыгы белән!Хөрмәтле интернационалист сугышчылар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар!1600
-
26 декабрь 2018 - 14:32Язылдыңмы? Смартфон уйнатырга килегез! “Газетага язылганга Смартфон” акциясендә катнашучыларны 28 декабрьдә редакциягә чакырабыз.
-
26 декабрь 2018 - 14:29Яңа фотоконкурс старт алды Газетабыз сайтында “Яңа ел могҗизасы” интернет-конкурсына фоторәсемнәр кабул ителә башлады.
-
14 ноябрь 2018 - 09:09Газетага языл һәм телевизор от Кадерле әбүнәчеләребез! Исегезгә төшерәбез, сез “ТАТМЕДИА” АҖенең “Газетага язылганга телевизор” акциясенда катнаша аласыз.
-
13 февраль 2019 - 15:47Дмитрий Песков Путин белән Миңнеханов мөнәсәбәтләрен бик ышанычлы булуын әйтте Россия Президенты матбугат секретаре дәүләт башлыгының төбәк җитәкчесенә шаярып кына кисәтү ясаганын аңлатты.3000
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.2400
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.1900
-
13 февраль 2019 - 12:54Казан Кремле: Путин сәфәре нәтиҗәләрен уңай бәялибез Татарстан «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча киң фикер алышкан беренче төбәк булды, дип билгеләп үтте Лилия Галимова.1800
-
13 февраль 2019 - 09:32Бабаларыбыз һәм карт бабаларыбызны бездән башка кем хәтерләр Россиядә яшәүчеләр, безнең, өчен Җиңү көне нәрсә ул һәм совет гаскәрләре кем белән сугышкан – Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2 нче мәктәбе 2-3 сыйныф укучыларына Хәрби дан музеенда менә шулар хакында сөйләделәр.1600
-
15 февраль 2019 - 08:30Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 30 еллыгы белән! Хөрмәтле интернационалист сугышчылар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар!1600
-
15 февраль 2019 - 15:44Счетчикны ничек алыштырырга һәм ничек штраф алмаска Лаеш һәм күрше районнарда билгесез затларның шактый зур суммада энергетиклар рәвешендә электр энергиясе исәпләгечләрен өйдән баганага күчерүне тәкъдим итү очраклары ешайды. Моның ни күләмдә законлы булуы турында газета укучыларга “Челтәр компания” ЧҖҖ “Идел буе электр челтәрләре” филиалының Лаеш электр челтәре начальнигының хезмәтләр сату буенча урынбасары Аяз Галиев сөйли.1600
-
14 февраль 2019 - 09:19Макаровка авыл җирлеге уңышлары һәм казанышлары Ташкирмән авылы мәдәният йортында җирле үзидарә органнарының отчет сессиясе булды.1500
-
13 февраль 2019 - 15:36Лаешлылар рәхәтләнеп чаңгы шуалар Гадәттәге “Россия чаңгы юллары” узышында Лаеш районының йөзләрчә кешесе катнашты.1400
-
16 февраль 2019 - 16:48Лаеш район прокуратурасы машина йөртүчене хөкем итүне таләп итә Һәм бу таләп тулысынча аклана да: Казанда яшәүче гр.Д. исерек хәлдә руль артына утырган өчен бер җәзасы була торып тагын эчкән килеш машина руле артына утырган.1300
-
16 февраль 2019 - 10:23Яшәеш сыйфаты күтәрелә Сокуры авыл җирлегендә үз эшләре турында хисап тоттылар.1200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика