Кама ягы
  • Рус Тат
  • Кредит бирү күбәя – терлекләрнең баш саны арта

    Авыл җирлекләре арасындагы республика конкурсы нәтиҗәләре буенча "Гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын саклау" номинациясендә ТР Дәүләт советы һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дипломнары белән бүләкләнүне Державино авыл җирлеге башлыгы Исламия Камалиева һәм Атабай авыл җирлеге башлыгы Люзия Хәлилова киләчәктәге эш өчен этәргеч буларак кабул иттеләр.

    Ел башына Державиноның шәхси секторында 139 мөгезле эре терлек була, шул исәптән һәр икенчесе - савым сыер. 2000нче еллар башында көтүлекләр, печәнлек-болыннар азаю белән бәйле рәвештә бетерелгән көтүнең баш санын элеккеге дәрәҗәгә җиткерә алмасалар да, уңай якка үзгәрешләр бар. Узган елда гына да монда мөгезле эре терлек саны 11 процентка арткан.

    Атабайда шәхси хуҗалыклар әкренләп тотрыклылана, анда авыл өчен гадәти булган кош-корт, сарыклар, кәҗәләр һәм атлар белән бергә 170 баштан артыграк мөгезле эре терлек тә асрала. Кече Елга авыл җирлегендә дә шәхси ярдәмче хуҗалыклар елдан-ел ныгый бара. Мондагы хуҗалыкларда ел башында 342 мөгезле эре терлек исәпләнгән, шул исәптән 91 сыер. Соңгы вакытта Татар Янтыгы АҖ дә уңышлы гына эшли.

    Районда 2012 ел башына шәхси хуҗалыкларда барлыгы 3,5 меңнән артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 903 сыер, 1000нән артык дуңгыз, 3 мең тирәсе сарык һәм кәҗә, 184 ат исәпләнгән. Тормыш күрсәткәнчә, авыл кешеләре үз хуҗалыклары мәнфәгатен күбрәк кайгырта башлаган. Соңгы алты елда ташламалы кредит программасы шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы проблемаларны уңышлы чишәргә булыша. 2006 елдан башлап субсидияләнүче займнардан 1400 гә якын кеше файдаланган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә барлыгы 182 миллион сумлык ташламалы кредит бирелгән, шул исәптән узган елда 65 миллион сум. Бу акчаларга 721 баш мөгезле эре терлек, 3 меңнән артык кош-корт, 400 оя умарта, 174 кечкенә габаритлы техника сатып алынган, 418 терлекчелек корылмасы, 6 теплица төзелгән.

    -Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кредит бирү белән шәхси секторда терлекләрнең баш саны арту арасында элемтә ап-ачык күренеп тора, - диләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. - Бүгенге көндә терлекләрнең баш санын арттырган өчен дипломнар белән бүләкләнгән Атабай һәм Державино АҖләре бирелгән кредитлар саны буенча беренчеләр рәтендә торалар да инде. Атабай АҖ дә 100 хуҗалыкка 36 максатчан займ туры килә, ә Державино АҖдә - 29. Шул ук вакытта Никольский һәм Столбище АҖләрдә "АПКны үстерү" милли проекты гамәлдә булган еллар эчендә 100 хуҗалыкка бары тик 6 шар, Комлы Ковали АҖ дә 4 кредит бирелгән. Шулай булгач, әлеге АҖләрдә авыл бизнесын үстерү турында сөйләп булмый.

    Алдынгы җирлекләр тәҗрибәсе киләчәкнең шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына бәйле булуын раслый. Хуҗалык итүнең әлеге формаларының дәүләт тарафыннан сизелерлек яклау табулары очраклы түгел. Соңгы елда гына да авыл бизнесын яклауга юнәлтелгән ике программа гамәлгә кертелде. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ныгытуның дәүләт мәнфәгатендә булуын узган еллар тәҗрибәсе дә раслый. Савым көтүне азык белән тәэмин итү мәсьәләсе дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителде. Иген уңмаган 2010 елда республика һәм Россия бюджетыннан бер сыерга 7 мең сумнан артык субсидия бирелде. Бу акчалар, әлбәттә, барлык проблемаларны чишмәде, әмма савым көтүне саклап калырга мөмкинлек бирде.

    Тормыш күрсәткәнчә, районның күп кенә җирлекләренең шәхси хуҗалыкларында кош-корт һәм терлекләрнең баш саны бирелгән ташламалы кредитлар суммасына пропорциональ рәвештә арта. Әмма шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүнең башка юллары да бар. Мәсәлән, Державинодан ирле-хатынлы Хәбибуллиннар банк хезмәтләреннән бер тапкыр да файдаланмаганнар. Шуңа да карамастан, аларның хуҗалыгы авылда гына түгел, районда да иң нык хуҗалыкларның берсе булып кала. Хуҗалыкта 5 савым сыердан башка үгезләр, сарыклар, казлар, үрдәкләр дә асрала. 5 кешедән торган гаилә сөт һәм ит белән үзләрен тулысынча тәэмин итеп кенә калмый, продукциянең күп өлешен авылдашларына да сата. Хәбибуллиннар хуҗалыгында җитештерелгән натураль продуктларга елның бар чорында да сорау тотрыклы. Өстәвенә, Гүзәлия Хәбибуллина (рәсемдә) хуҗалыкның үрнәк хуҗабикәсе генә түгел, "Агро-5" ЧҖҖнең алдынгы сыер савучысы да.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: