Кама ягы
  • Рус Тат
  • Ринат Хәмидуллин теплицалары айга 60 ар тонна яшел суган бирәчәк

    Бу планда. Ә бу көннәрдә Александровка авыл җирлеге җирләрендә төзергә планлаштырылган алты теплицаның беренчесендә уңыш җыя башладылар. Лаеш-Казан юлы буенда Александровкадан ерак түгел пөхтә генә теплицалар пәйда булды. Алар Ринат Хәмидуллинның хезмәт җимешләре. Ул - Казан кешесе, төзелеш бизнесы белән шөгыльләнә, ә өч еллап элек табышының бер өлешен авыл хуҗалыгы...

    Бу планда. Ә бу көннәрдә Александровка авыл җирлеге җирләрендә төзергә планлаштырылган алты теплицаның беренчесендә уңыш җыя башладылар.

    Лаеш-Казан юлы буенда Александровкадан ерак түгел пөхтә генә теплицалар пәйда булды. Алар Ринат Хәмидуллинның хезмәт җимешләре. Ул - Казан кешесе, төзелеш бизнесы белән шөгыльләнә, ә өч еллап элек табышының бер өлешен авыл хуҗалыгы җитештерүенә юнәлтергә уйлаган. Ринат Рафыйк улы - практик һәм үзенең яңа идеясенә кертелгән миллионнарның ике елдан да алдарак табыш китермәячәген бик яхшы аңлый. Әмма бу Лаеш районына озакка дип килгән эшмәкәр-экспериментаторны куркытмый.

    -Мин проект эшләдем - аның буенча һәркайсының мәйданы 600 кв.м. булган алты теплица төзү каралган. Ә чәчүлек мәйданы ике тапкырга күбрәк килеп чыга, чөнки без стеллажлар кулланабыз, - дип аңлата продукция үстерү үзенчәлекләрен Ринат Хәмидуллин. - Теплица төзү технологиясе гади. Агач каркаслар арасында һава мендәре бар - ике һәм өч катлы төрек пленкалары сузылган. Өскә агроспан беркетелгән: ул суның теплица территориясенә агып төшүенә юл куймый. Мондый конструкция җылылыкны яхшы саклый. Суган кыяк чыгарсын өчен температураны 10 градуска кадәр төшерәбез, ул тизрәк үссен өчен 19га кадәр күтәрәбез. Теплица күмер һәм агач белән җылытыла. Ике көннән ике көнгә сугарабыз, ә суны үзебезнең коедан алабыз.

    Беренче теплицаны "түбә астына керткәннән" соң Саратов өлкәсендә орлык суганына заказ бирәләр. Тест өчен утыртып карыйлар: бу сортның безнең якка туры килүен, уңдырышлылыгы ниндилеген, чыгымнарның күпме буласын беләселәре килә.

    -Беренче тапкыр суган кыякларын җыйдык. Азык-төлек пленкаларына берәр килограмм итеп төреп гадәти базар бәясеннән - 100 дән 120 сумга кадәр - Казан базарларына җибәрдек. Нәтиҗәләр безнең исәпләүләрнең дөрес булуына ышаныч уятты, - дип сөйләвен дәвам итә яшел патшалык хуҗасы. - 10 тонна рассададан 4-4,5 тонна яшел суган алырга була. Язын тартмаларга кыяр һәм помидиор утыртырга планлаштырабыз. Аннан соң аларны туфракка утыртачакбыз. Җәен чөгендер, кишер һәм суган үстерәчәкбез.

    Хәзергә бер таплица эшли. Бу күләмдәге эшкә 8-10 кеше җитә. Алар барысы да якын-тирәдәге торак пунктлардан. Утыртыр алдыннан суганны берәмләп карап чыгалар һәм башларын кисәләр: вак, уртача һәм эре суганның үсү тизлеге төрле, ә башы киселгән суганчалар кыякны тизрәк чыгара.

    -Бернинди химия дә юк, - ди горурлык белән Ринат Хәмидуллин. - Безнең продукция экологик яктан чиста. Ашлама урынына тирес кулланабыз. Бер теплицадан айлык уңыш 8,5-10 тонна булыр дип көтәбез. Без суганның бар тәмен кыяклары ала торган сортны файдаланабыз. Шуңа күрә безнең продукция экологик яктан чиста гына түгел, ә аның тәм сыйфаты да бик яхшы булачак.

    Проектта кошчылык фермасы да каралган. Әмма бизнесмен башы белән упкынга ташланмый. Бу аның кагыйдәсенә туры килми. Быелга ул сынау өчен сезонлы кошлар партиясен алырга планлаштырган. Үстерер, сатар һәм нәтиҗә ясар. Әгәр яхшы күрсәткечкә ирешә икән - кошчылык фермасы булачак!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: