Кама ягы
  • Рус Тат
  • Кечкенә хуҗалыкларның тотрыклы кереме

    Соңгы ике елда районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча 18 гаилә фермасы ачылды. Аларның һәркайсының барлыкка килүе авыл җирлегендә дә, районда да әһәмиятле вакыйга буларак кабул ителде. Бүген әлеге бизнес җитештерүчеләрнең үзләре өчен дә, сыйфатлы продукция алучы кулланучылар өчен дә файдалы. Шуның өстенә гаилә фермалары булдыру белән авылларда уннарча яңа...

    Мондый фермалар күбесенчә дәүләт инвестиция проектлары һәм кредит ярдәмендә үстерелә. Отылган акчалата грантлар һәм субсидияләр фермерларга җитештерү объектларын заманча техника белән тулысынча җиһазларга, югары продуктлы нәселле терлек сатып алырга мөмкинлек бирә.

    Сиңгелдә яшәүче Илсур Миңнуллин берничә ел элек хуҗалыгында гаилә терлекчелек фермасының үз моделен булдырырга уйлый. Узган язда аның хыялы чынга аша - ул үз фермасын ача. Бүген иң югары технологияле гаилә фермаларының берсендә барысы да сөт җитештерүне арттыруга юнәлтелгән. 15 савым сыердан алынган 40 тонна продукция - яхшы күрсәткеч. Әгәр җәмәгать фермаларында потлы савым көтүлек чорына гына хас булса, Миңнуллин фермасында исә сезон арасында да тәүлеккә 16 килограмм сөт савып алырга була.

    Атабайдан Гүзәл Хөсәенованың терлекчелек фермасы реконструкциядән соң икеләтә диярлек табыш китерә башлаган. 10 ай эчендә терлекчеләр 190 тонна сөт савып алганнар. Савым көтүнең баш саны арта. Җәен аны Вологда өлкәсеннән кайтарылган нәселле таналар белән тулыландырганнар. Бозаулаган терлекләр бүген 20 литрга кадәр сөт бирәләр. Якын арада тагын өч дистә тана сатып алу көтелә.

    Бу җәйдә Меретяктә эшли башлаган Р.Исхакова КФХның товарлыклы-сөтчелек фермасында да сөт тотрыклы арта бара. Вологда таналары монда да яхшы нигез булган. Көтүнең зур өлеше үз вакытында бозаулаган. Ашатуның баланслы рационы, кайгыртучанлык үз эшен эшләгән - ике айда җитештерелгән 24 тонна сөт - яхшы нәтиҗә. Сарык фермасында да эшләр яхшы. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре активында инде 19 тонна җитештерелгән ит бар.

    Технологик прогресс та шактый алга атлаган. Соңгы араларда Рождественода күп функцияле яңа буын ферма эшли башлаган. Стахановчы сыер савучы моның турында хыяллана да алмаган. Юрий Сарапкинның гаилә фермасында кул хезмәтенә алмашка робот килгән. Монда бар процесслар белән компьютер идарә итә. Ул сыерларны ашатуны, эчертүне, савуны тәэмин итә һәм һәр көнне җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлый.

    Билгеле булганча, соңгы елларда фермада эшләү өчен намуслы савучы һәм яхшы терлекче табу кыенлашканнан-кыенлаша. Терлекчеләр теләр-теләмәс кенә эшләгән җирдә җитештерү бетүгә йөз тотты. Әлбәттә, башка мисаллар да бар. Әмма бу очракларда кешеләр авыр хезмәткә, күбесе һөнәри авыруларга дучар булды. Роботлаштырылган ферма безнең район өчен әлегә яңа күренеш. Бүген робот 22 сыерга хезмәт күрсәтә. Әмма тиздән аның эше артачак. Якын арада Польшадан тагын 66 сыер кайтарылачак. Компьютерның үз бурычларын уңышлы башкаруын савымның югары күрсәткечләре дә раслый. Сарапкин фермасында ел башыннан 70 тонна сөт, 86 тонна деликатес мәрмәр ит җитештерелгән.

    Кече Елгада Гафур Зариповның гаилә умартачылыгы дәүләт ярдәме белән позицияләрен ныгыта. Хәтта быелгы бал уңышы аз булган елда да умартачы 11 тонна продукция ала алган. "Умартачылык - табышлы тармак. Иң мөһиме - үз урыныңда хуҗа булу һәм кирәкле вакытта дөрес карар кабул итү", - дип саный фермер. Ул моны эше белән бер генә исбатламаган. Узган язда, күп кенә умартачылар табигатьтән рәхим-шәфкать көткәндә, ул баллы культуралар чәчкән. Һәм чыгымнар акланган: эш сөюче бал кортлары хуҗаларын бал белән тәэмин иткән.

    Тормыш күрсәткәнчә, яңа юллар эзләү авыл хезмәтчәннәрен уйланырга, эзләнергә, иҗат итәргә этәрә. Гаилә фермасы төзү - шундый юлларның берсе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: