Кама ягы
  • Рус Тат
  • Эшнең бар юнәлеше игътибар үзәгендә

    Язга кадәр вакыт күп кебек күренә. Ә игенчеләр бүген үк булачак уңыш турында, елны туйдыра торган "язгы көн" турында уйланалар.

    "Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барлык хезмәтләре - агрономик, инженерлык, икътисад - бүгеннән үк булачак уңыш язмышы өчен борчыла, - дип сөйли район авыл хуҗалыгы идарәсе начальник урынбасары, игенчелек буенча консультант Илгиз Миңнекәев. - Үсемлекчелек продукциясе җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү - аларның уртак хезмәте күрсәткече. Бүген бу бурычны агроалымнарны киметү мөмкинлеге бирүче катнаш киң алгычлы агрегатлар куллануны кертеп кенә үтәп була. Хәзер хуҗалыкларда 8 чәчү комплексы бар, алар барлык чәчү эшенең 40%ын башкаралар. Бу җитештерүгә чыгымнарны киметү белән бергә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү мөмкинлеге дә бирә.

    И.Миңнекәев билгеләп үткәнчә, агрономия хезмәте авыл хуҗалыгы культураларының югары уңыш бирә торган егылуга, авыруларга һәм корткычларга бирешмәүче сортларын һәм гибридлар файдалануга өстенлек бирә. Монда "Хәерби" һәм "Йолдыз" ЧҖҖләр орлыкчылык хуҗалыклары зур роль уйный, алар ярдәмендә районның орлыклык фонды ел саен югары репродукцияле орлыклар белән яңартыла.

    Барлык милек формасындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең уңышы нигезендә җирдән нәтиҗәле файдалану ята. Аның табигый уңдырышлылыгын саклау белән бергә гектарның уңдырыш көчен арттыру өстендә максатчан эш алып барган хуҗалыкларда уңыш та сизелерлек күтәрелә. "Хәерби", "Семиречье", "Атабай" АФ ЧҖҖләр шундый хуҗалыклар арасында, узган еллардагы уңай булмаган һава шартларында да уңышны арттыра алдылар.

    Бу көннәрдә чираттагы язгы чәчү процессы гадәттә кәгазьдә эшләнә. Агрономнар эш планнары төзиләр, технологик карталар эшлиләр. Хуҗалыкларда үз ресурсларын исәплиләр, алар җитмәгәндә язгы чәчүне вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү өчен банклардан кредит алалар. Эш күләме шактый - бу көз көне чәчелгән 10 мең гектар уҗым культураларын карау һәм 16 мең гектардан артык мәйданда сабанашлык чәчү.

    Игенчелек тармагы - үз артыннан терлекчелекне дә тартучы локомотив ул. Шушы максаттан аграрийлар 10 мең гектарда күпьеллык үлән һәм 4 мең гектарда силоска кукуруз игәләр. Ике ел элек хуҗалыкларга район акчалары исәбенә күпьеллык үлән орлыгы алу өчен 3 миллион сум субсидия бирелгән, бу чәчү мәйданыннан күптәннән үскән үләннәрне бетерүгә юл ачкан. Соңгы вакытта район терлекчеләре сөт җитештерүне әкренләп арттыралар һәм уртача тәүлеклек савым буенча уртача республика күрсәткечләренә якынлашалар. Монда инде терлекләргә азыкны мул әзерли алган терлек азыгы әзерләүчеләрнең тырышлыклары зур. Шулай да яз алдыннан басу хезмәтчәннәре борчылалар. Соңгы биш елда минераль ашламалар кертү бер ярым тапкырга кимегән. Сәбәбе - аларның кыйммәт булуында. Дизель ягулыгына да бәяләр күтәрелеп тора. Ә икмәккә килгәндә исә, аны сатып алу бәясе түбән. Бәяләр арасында шундый аерма булганда дәүләт ярдәменнән башка үсемлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәреп тә булмас иде.

    Рәсемдә: "Йолдыз" ЧҖҖ эшендә орлыкчылык табышлы юнәлеш булып тора. Сыйфатлы чәчүлек материал җитештерүгә иреш-кәнче игенчеләргә шактый кыенлыклар җиңәргә туры килгән. Һәм менә алар - басу хезмәтчәннәрен мул уңыш белән сөендерәчәк, яз көне туфракка ятачак, югары уңыш бирә торган районлаштырылган орлыклар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: