Кама ягы
  • Рус Тат
  • Терлек азыгы әзерләү

    Һава торышы кышка азык әзерләү өчен уңайланды, механизаторлар көнне төнгә ялгап эшлиләр. 19 июльгә печән чабуда "Семиречье АФ" ЧҖҖдән Сергей Самсонов алда бара. Ул 615 гектарда печән чапкан. "Хәерби" хуҗалыгыннан Суфьян Ибәтуллин (550 га) һәм "Урта Девятово"дан Юрий Сарбаев (525 га) аннан аз гына калыша. Чабылган печәнне җыюда һәм ваклауда...

    Һава торышы кышка азык әзерләү өчен уңайланды, механизаторлар көнне төнгә ялгап эшлиләр.

    19 июльгә печән чабуда "Семиречье АФ" ЧҖҖдән Сергей Самсонов алда бара. Ул 615 гектарда печән чапкан. "Хәерби" хуҗалыгыннан Суфьян Ибәтуллин (550 га) һәм "Урта Девятово"дан Юрий Сарбаев (525 га) аннан аз гына калыша.

    Чабылган печәнне җыюда һәм ваклауда Николай Князевка тиңнәр юк ("Семиречье АФ"), ул үзенең "Ягуар"ында4512 тонна яшел масса җыйган. "Йолдыз" җәмгыятеннән Александр Мальков та алдынгылыкка омтыла. Ул 1433 тонна җыеп алды.

    Печән пресслауда Айнур Шәйхиев ("Просто молоко Агро" ЧҖҖ) әйдәп бара: аның исәбендә 1440 тонна прессланган үлән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: