Кама ягы
  • Рус Тат
  • Урак өстенә әзерләнәбез

    Лаеш районында авыл хуҗалыгы техникасын һәм ашлык урып-җыю комбайннарын тикшерделәр. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков районның җиде хуҗалыгында булды.

    Эшлекле сәфәр барышында аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Виталий Германов озатып йөрде. Моңа кадәр Наил Залаков җитәкчелегендәге комиссия Бөгелмә, Буа, Алексеевски, Актаныш, Саба һәм Әлки районнарында булган.

    Лаеш районында программа бай булды. Берничә сәгать эчендә Наил Ринатович “Нармонка”, “Волга” агрофирмаларында, “Березовка”, “Атабай” хуҗалыкларында, шулай ук Радик Вафин, Виктор Гинсбург һәм Гафур Зарипов крестьян-фермер хуҗалыкларында булды.

    Тикшерү барышында ашлык урып-җыю комбайннары паркы, авыл хуҗалыгы техникасы, басулардан ашлык ташыячак транспорт чаралары, ашлык складлары, киптерү җайланмалары, ашлык чистарту машиналары әзерлек дәрәҗәсе каралды. Ашлык урып-җыю комбайннары сезонлы техник хезмәт күрсәтү һәм дәүләт техник каравы үтәләр, шул ук вакытта аларның барысы комбайннар парадында булырга тиеш. Комиссия әгъзалары янгын куркынычсызлыгына, хезмәт саклау таләпләрен саклауга һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары булуга игътибар иттеләр.

    Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясендә Лаеш районында комбайннарның яхшы хәлдә булуын билгеләп үттеләр, әмма күрсәткечләрне яхшырту өчен һәрчак мөмкинлекләр бар.

    -Урак өсте – бу һәрберебез өчен бик җаваплы чор, - дип исәпли Наил Залаков. – Авыл хуҗалыгында эшләүче һәр хезмәткәрнең хезмәте бәя биреп бетергесез. Уңышлы урак өсте – бу киеренке һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсе, шуңа күрә һәр игенчегә сәламәтлек, техниканың ышанычлы һәм һава торышының уңай булуын телим.

    Авыл хуҗалыгы министрлыгында быел уңышның лаеклы булуына өметләнәләр. Төп бурыч – аны вакытында җыеп алу, амбарларга, складларга салу. Шуңа күрә бар республика игенчеләренең киләсе көннәре бик киеренке булыр. 2020 ел уңышы өчен көрәш башлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: