Кама ягы
  • Рус Тат
  • Язның бер көне ел туйдыра

    Кыш ничек кенә карышса да, яз үзенекен итә. Тагын бераз гына вакыт узар һәм тракторлар басуларга чыгар. Авыл хезмәтчәннәре өчен кызу чор - язгы кыр эшләре вакыты җитә. Әлеге җаваплы этапка әзерлек барышы турында без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш агрономы Илгиз Миңнекәев белән сөйләшәбез. Илгиз Хөсәенович, безнең районда...

    Кыш ничек кенә карышса да, яз үзенекен итә. Тагын бераз гына вакыт узар һәм тракторлар басуларга чыгар. Авыл хезмәтчәннәре өчен кызу чор - язгы кыр эшләре вакыты җитә.

    Әлеге җаваплы этапка әзерлек барышы турында без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш агрономы Илгиз Миңнекәев белән сөйләшәбез.

    Илгиз Хөсәенович, безнең районда булачак чәчүлек мәйданнары структурасы нинди?

    -Быел авыл хуҗалыгы культуралары өчен 50 мең гектарга якын мәйдан бүлергә планлаштырыла. Аларның 9,6 мең гектарына бөртекле уҗым культуралары чәчелгән, 18,3 меңе сабанашлыкка бирелгән. Техник культуралар 3 мең гектар биләячәк. Ә бәрәңгегә 817 гектар бирелә - бу 2015 елдагыдан 150 гектарга күбрәк. Мәйдан арту "Семиречье" АФ ЧҖҖ исәбенә булачак, алар әлеге продукция күләмен арттырырга карар иттеләр. Яшелчәләрне 200 гектар мәйданда ике хуҗалыкта - "Хәерби" ЧҖҖдә һәм "Нармонка" АФ ЧҖҖдә үстерәләр. Һәм, ниһаять, азык культуралары 16,5 гектарны биләячәк.

    Хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә ничек әзерләнәләр?

    -Эш планнары төзелгән. Нинди культуралар эшкәртәчәкләре, күпме орлык, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау чаралары, ягулык-майлау материаллары һәм башкалар кирәк булачагы билгеләнгән.

    Орлыклык материал һәм ашламалар белән тәэмин итү буенча эш ничек?

    -Сабанашлык культуралар орлыклары белән район 113% ка тәэмин ителгән. Бүгенге көнгә катлаулы минераль ашламалар гектарга 20,7 кг күләмендә тупланган. Бу республика буенча уртача күрсәткеч. Әмма минераль ашламалар кайтарту тулы көчкә дәвам итә.

    Ниндидер яңалыклар бармы?

    -Фермер Илнур Сәетов районда беренче һәм республикада беренчеләрдән булып май культураларыннан уҗым рыжигына игътибар бирде. Рыжик мае лак-буяу һәм сабын кайнату сәнәгатендә кулланыла. Махсус эшкәртүдән соң рыжик түбе концентрацияле азык буларак файдаланыла. Бу культура 600 га мәйданга чәчелгән.

    Быел май өчен көнбагыш (2300 га) һәм орлык өчен кукуруз (2679 га) мәйданнары сизелерлек артачак.

    -Бар кирәк-яракны - ягулык-майлау материаллары, запас частьләр һәм башкаларны сатып алу өчен акча җитәрлекме?

    Район буенча алганда 298,6 миллион сум кирәк. Алар ягулык-майлау материаллары, запас частьләр, орлыклар сатып алу өчен һәм барлык язгы кыр эшләрен башкаруга тотылачак. Районга 1100 тонна дизель ягулыгы бүлеп бирелгән, аны кайтару тулы көчкә бара. Бүгенге көнгә барлык техника ремонтланган. Язгы кыр эшләренә әзербез, басуларның кардан ачылуын көтәбез.

    Социум

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: