Кама ягы
  • Рус Тат
  • Язгы көн ел туйдыра

    ​​​​​​​Лаеш районы башлыгы агросәнәгать комплексы басуларында булды.

    Илдус Зарипов язгы кыр эшләре барышы белән танышты, техниканы карады, чәчүдә катнашучы игенчеләр белән сөйләште.

    Маршрут районның биш хуҗалыгы аша үтте. Эшлекле сәяхәт барышында Илдус Фатыйховичны районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Виталий Германов озатып йөрде.

    Александровка авыл җирлеге басуларында “Волжская” ЧҖҖ механизаторлары эшли. Чәчү 1 майда башланган. Хәзерге вакытта арпа чәчәләр – бүгенге көнгә 250 га чәчелгән. Бу культура 1540 гектар җир биләячәк. Никольский зонасында бодайны 1720 гектарга чәчәргә җыеналар. Бу хакта  район үзәге делегациясен каршы алган хуҗалык җитәкчесе Илназ Хәсәншин сөйләде.

    Илнур Сәетов крестьян хуҗалыгында район башлыгы очрашуны тантаналы мизгелдән башлады – аның җитәкчесен туган көне белән котлады. Ул Илнур Рәфис улына котлау хаты тапшырды, анда мондый сүзләр бар иде: “Бу көндә Сезнең Лаеш районы авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән  нәтиҗәле хезмәтегезгә рәхмәт әйтәбез”. Илнур Рәфис улын журналистларга тәкъдим итеп, Илдус Зарипов аны оста авыл хуҗалыгы җитештерүчесе, буш урында хуҗалык булдырган җитәкче дип атады. Без бу хуҗалыкта чәчү эшләре барышын карадык һәм авыл хуҗалыгы техникасына сокландык. Илнур Сәетов дөнья дәрәҗәсендәге алдынгы техникага басым ясый. Бер трактор гына ни тора: берничә операция башкара – чәчә, культивацияли, тыгызлый, мүльчәли. Хуҗалык басуларында сыра ясау өчен арпа, бодай, көнбагыш һәм шепкән игәләр.

    -“Урта Девятово” ЧҖҖдә барлык чәчү эшләренең якынча 30%ы башкарылды, - дип әйтеп үтте аның җитәкчесе Юрий Демидов. Хуҗалыкта 2400 гектар сөрү җире бар, бөртекле культуралар яртысын били, кукуруз һәм күпьеллык үлән үстерәләр. Язгы кыр эшләрендә 15 кеше һәм 10 берәмлек техника эшли.

    Владимир Гинзбург фермер хуҗалыгына Руслан Вальников җитәкчелек итә, алар Имәнкискә авылында язгы кыр эшләрендә. Баш агроном Рифкат Гайнуллин белән сөйләшә алдык. Ул сөйләгәнчә, хуҗалыкта 1663 гектар сөрү җире бар, шуның 1200 гектарын бөртекле ашлык һәм 200 гектарын рапс били, калганы – чиста пар. Уҗым культураларын чүп үләннәргә каршы химик эшкәртә, тукландыра башлаганнар.

    Кече Елга авыл җирлегендәге Гафур Зарипов КФХда эшләр план буенча бара. 850 гектар җирдә арпа, бодай, солы, күпьеллык һәм бер еллык культуралар игәләр. Бу хуҗалык Лаеш районы басулары буйлап йөрү машрутында соңгы нокта булды.

    Районның барлык хуҗалыклары чәчүгә әзерлекләре югары булуны күрсәттеләр, юкка гына “Язгы көн ел туйдыра” димиләр бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: