Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Эшлекле визит

ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Лаеш районына эш визиты белән килде.

Район башлыгы Михаил Афанасьев озатуында ул “Волга” агрофирмасы басуларында булды. Михаил Афанасьев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Виталий Германов һәм агрофирма директоры Илнур Шәйхразиев министрга яхшы уңышка исәп итүләре турында бәян иттеләр. Аннан соң алар алда торган урып-җыю эшләре буенча мәсьәләләрне тикшерделәр.

Никольский авыл җирлегендә дә булдылар. Марат Әхмәтов ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы гранты откан “Кәүсәр” кооперативы эшчәнлеге белән танышты. Фәрит Хәйретдинов предприятие һәм чыгарыла торган продукция турында сөйләде. Монда “Рамаев” КФХ үрдәк итен эшкәртәләр: колбаса әйберләре җитештерәләр һәм үрдәк түшкәләрен төрәләр.

Марат Әхмәтов грант проектының тормышка ашырылуына һәм кооператив эшен оештыруга югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл хужалыгы

2
X