Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Эшмәкәр булдыңмы, яңа килешү төзергә онытма

Барыбызга мәгьлүм булганча, илебездә урта һәм кече бизнес актив рәвештә үсә. Сүз дә юк, моңа Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән дәүләт Программалары ярдәмгә килә.

Тик шунысы бар, эшмәкәрлек эшчән-леге торак йорттамы, йорт яны тирәсен-дәме, кайда булуга карамастан, кече пред-риятиеләр (кибет, автосервис, сауна һәм башкалар) эшен оештыру, шул исәптән электр белән тәэмин ителеш буенча килешүне яңарту мәсьәләсенә җитди карарга кирәк.

Кулланучылар-физик затларның исәпләү приборларын тикшергәндә еш кына электр энергиясен башка максатларда куллану очраклары күзәтелә. Әйтик, эшмәкәр гаражында шинмонтаж мастерское, йә булмаса йортының беренче этажында кибет ача, йә үз участогындагы икенче йортын сауна өчен файдалана. Бу очракта ул электр челтәренә граждан, шәхси зат буларак тоташа, ә чынлыкта электр энергиясен коммуналь-көнкүреш ихтыяҗлары өчен файдалана, ягьни башка тариф группасына керә.

Эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга электр энергиясенә түләү тарифы шәхси затларга караганда югарырак билгеләнгән.  Шуңа күрә эшмәкәр-кулланучы вакытында “Татэнергосбыт” җәмгыяте белән яңартылган килешү төзергә тиеш. Әгәр эшмәкәр тарафыннан әлеге таләп үтәлми икән, ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 442 номерлы (4 май, 2112 ел) карарының 2 нче пунктын боза, ягьни килешүсез генә электр энергиясеннән файдалана дип бәяләнә.

“ Татэнергосбыт” җәмгыятенә килешүне яңарту буенча гариза бирү өчен түбәндәге документлар сорала:

-Гариза бирүченең хокукый документлары (Юридик зат яки шәхси эшмәкәрлек турында дәүләт теркәлүе таныклыгы, салым органнарында теркәлү таныклыгы, җитәкче вазыйфасына билгеләнү турындагы приказ. Әгәр килешүне җитәкче урынына башка зат төзесә, ышаныч кәгазе.);

- Россия Федерациясе гражданы паспорты күчермәсе (әгәр гариза белән шәхси эшмәкәр яки граждан килсә);

-Милеккә хокукны раслаучы документлар (хуҗалык итү, оператив идарә, аренда һәм башка файдалану хокукларын раслаучы документлар, шул исәптән җир участогыннан файдалану);

-Электр челтәренә технологик тоташтыруны раслаучы документлар;

-Исәп приборларыннан файдалануга рөхсәт бирүче документлар;

-Электр энергиясеннән файдалануга рөх-сәт бирүче кагыйдәләр нигезендә килешү төзү өчен мөһим башка документлар.

Бу уңайдан, электр энергиясеннән законсыз файдалану очраклары күзәтелгәндә, 8-800-2000-878 ышаныч телефонына шалтыратуыгыз (шалтырату бушлай) сорала.

“Сетевая компания”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X