Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Милли проектлар кысаларында безнең районда нәрсәләр төзиләр

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге “Фотоконтроль. Нацпроекты-2019” акциясе үткәрә. Аның кысаларында VMESTE.TATAR сайты эшли, анда һәр кеше янәшәсендә нинди объектлар төзеләчәген, алар вакытында сафка бассын өчен ярдәм дә итә ала.

Бу файдалы сервис “Фотоконтроль. Нацпроекты-2019” акциясе барышында төшерелгән барлык фотоларны бер урынга җыярга тиеш.

 

2019-2021 елларда Татарстанда милли проектларны тормышка ашыруга 44,6 миллиард сум акча юнәлтеләчәк. Мәсәлән, республикада сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләүгә һәм төзүгә 5,7 миллиард сум, 151 мәгариф объектына, моңа әле балалар бакчалары керми, милли проектлар буенча 6 миллиард сумга якын акча бирелә.

Балалар бакчалары төзү “Демография” милли проектына аерым кертелгән, анда 114 объект бар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин безнең республикада шундый масштаблы социаль программаларның моңа кадәр булмавын билгеләп үтте – совет чорында да, аннан соң да.

-Милли проектлар 2024 елга кадәр исәпләнгән, сумма киләсе елдан артачак, - дип басым ясады ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Бу шуның белән аңлатыла, стартта ук төбәкләр шундый сорау күтәрделәр: яшәүчеләр теләге нигезендә эшләр исемлеген киңәйтергә буламы? РФ хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уңай җавап бирде. Шуңа күрә Татарстанның “Бердәм Россия”се республикада милли проектларны тоормышка ашыруны контрольгә алуга кереште.

-Бу мөһим, беренчедән, кайда тоткарлык булуны төгәл белү өчен, - дип аңлата Татарстанда милли проектларны тормышка ашыруга контрольлек итү төркеме җитәкчесе, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова. – Икенчедән, һәр милли проектның җирлек тормышына тәэсирен белү өчен кирәк – һәм киләчәктә монда яшәүчеләргә аеруча кирәкле яңа объектлар кертү өчен дә кирәк. Шуңа күрә без партия әгъзалары белән бергә Татарстанда яшәүче барлык кешеләргә контрольгә актив катнашырга чакырып мөрәҗәгать иттек: чөнки бу мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары һәм спорт объектларыннан без файдаланачакбыз. Әгәр республикада яшәүчеләрнең барысы, дүрт миллионга якын күз һәр төзелешне күзәтсә – барысы сыйфатлы һәм вакытында булачак.

“Фотоконтроль. Нацпроекты-2019” акциясенең идеясе гади: һәр кеше йорты янында төзелә торган объектны атна саен фотога төшерә ала. Рәсемнәрне акцияне оештыручылар почтасына җибәрергә кирәк np.photomat@yandex.ru. Аннан фотолар VMESTE.TATAR интернет-порталына китә, теләге булган һәр кеше аның белән таныша, шулай ук Татарстанның һәр муниципаль районында милли проектларның тормышка ашырылуы турында мәгълүматны белә ала.

Лаеш районында нәрсәләр төзелүе турында белү өчен http://vmeste.tatar/projects?region id=26 сылтамасы белән VMESTE. TATAR интернет-порталына керегез.

2019 елда безнең районнан Милли проектка кергән объектлар:

“Мәгариф” проекты

-П.М. Малышев исемендәге Столбище мәктәбе;

-М.Ә. Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбе;

-Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбе;

-Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Лаеш интернат мәктәбе.

“Демография” проекты

-Усады, Олы Кабан,Габишево, Комлы Ковали балалар бакчалары.

-Хәербидә универсаль спорт мәйданы төзү.

“Имин һәм сыйфатлы юллар” проекты

-Габишевога керү юлын һәм Столбище-Атабай автоюлын ремонтлау.

“Сәламәтлек саклау” проекты

-Лаеш үзәк район хастаханәсе;

-Никольскийда ФАП төзелеше.

“Мәдәният” проекты

-Хәерби авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлау.

Исегезгә төшерәбез, Лаеш районы милли проектлардан тыш 30дан артык республика һәм федераль программаларда катнаша. Аларны тормышка ашыру район башлыгы Михаил Афанасьевның шәхси контролендә. Социаль челтәрләрдә һәм ММЧда яктыртыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Бердәм Россия

2
X