Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Рөстәм Миңнеханов: “Хәзер һәр көн кадерле”

Татарстан Президенты эш визиты белән Лаешка килде.

Рөстәм Миңнехановны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Визит барышында Рөстәм Нургалиевич район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Территорияне Президент вертолеттан күзәткәндә “Волга” һәм “Нармонка” агрофирмалары, “Хәерби”, “Урта Девятово” һәм “Просто Молоко Агро”  ЧҖҖ басуларын карады.

Рөстәм Миңнеханов Никольский читендә урнашкан Лаеш авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен дә карап үтте, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты. Казанның махсус автомобильләр заводы автолавкасын карады, монда авылларда яшәүчеләр авыл хуҗалыгы продуктлары сатып алачак.

Үсемлекчелек продуктлары арасында сабан бодаеның, солы, арпа, карабодайның төрле сортлары орлыклары, Россельхоз үзәгенең Лаеш районара бүлегенең борчагы, шулай ук ТатНИИСХ –Татарстан АПКның селекция яңалыклары бар иде.”Нармонка” агрофирмасы чәчәкләр, помидор һәм иртә өлгерә торган кәбестә кәлшәләре, “Егроьево теплицалары” яшел тәмләткечләр алып килгән.

Михаил Афанасьев сүзләре буенча, кыр эшләре график буенча бара, техника белән дә проблемалар юк диярлек. Марат Әхмәтов үз чыгышында Лаеш районы үзенчәлекләре турында әйтеп үтте, инвесторлар килү белән яңа дәрәҗәгә чыгуына басым ясады. Моннан тыш, мөгезле эре терлекләр кимүгә юл куелмаган.

Рөстәм Миңнеханов хуҗалыкларны тулы көчкә эшләргә өндәде, чәчү өстендә бар көчкә эшләү зарур.

-Хәзер һәр көн кадерле, - дип билгеләп үтте Президент. Ул терлекчелек һәм яшелчәчелек турында да онытмаска кирәклеген искәртте: боларның барысы авыл халкы өчен табыш чыганагы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев