Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

ТР Президентына техниканы кышка әзерләү турында сөйләделәр

ТР Хөкүмәте йортында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы техникасын кышка саклауга кую һәм көзге-кышкы ремонтны оештыру турында сүз барды.

Фотоны Лаеш районы авыл хуҗалыгы идарәсе бирде

Бу мәсьәлә буенча мәгълүмат белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.

-Авыл хуҗалыгы машиналары нигездә елга ике ай эшлиләр, ләкин аларны нәтиҗәле файдалануга республиканың бар авыл хуҗалыгы иминлеге бәйле, - ди ышанып Марат Азат улы. – Урып-җыю эшләре төгәлләнгәннән соң хуҗалыкларда 2020 елның кыр эшләренә әзерлек башланды. Монда техниканы сыйфатлы саклауны тәэмин итү мөһим роль уйный. Аның сакланганлыгы һәм эшкә сәләтлелеге, ремонтка һәм техник хезмәт күрсәтүгә чыгымнарны киметү шуннан тора.

  

Исегезгә төшерәбез, техниканы сыйфатсыз саклаганда детальләр һәм узеллар ресурсы 20%ка кадәр кими, ә коррозиядән еллык зыян техника бәясенең 25%на кадәр җитәргә мөмкин.

 

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләре буенча, машина-трактор паркы 60%ка амортизация сроклары үткән авыл хуҗалыгы машиналарыннан тора, үзйөрешле техника саны елдан-ел кими, шул ук вакытта трактор һәм комбайннарның 3-5%ын гына яңарту мөмкинлеге бар, шуңа күрә куәтле һәм югары җитештерүчәнлекле техника сатып алуга акцент ясала.

Хуҗалыкларның запас частьләргә, ремонт һәм техник сервиска чыгымнары ел саен 3,5 миллиард сум тәшкил итә. Табигый ки, техникага бәяләр даими артканда саклау сыйфатының актуальлеге бермә-бер арта.

Марат Җәббаров гадәттәгечә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауда, шуның нәтиҗәсе буларак, чәчү эшләре срокларында соңга калучы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте. Запас частьләр белән тәэмин итүгә килешүләрне үз вакытында төзергә һәм гадәттәге сезонлы ташламалардан файдаланырга кирәк. Ул техниканы әзерләүнең ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан контрольгә алынганлыгын искәртте. Техниканы торгызу, запас частьләр белән тәэмин итү, шул исәптән белгечләр бару белән, процессы мониторингы һәр ункөнлек саен үткәреләчәк.

Министр шулай ук муниципаль районнар башлыкларын һәм җитәкчеләрне хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы техникасын сыйфатлы ремонтлауны оештыруны, алда торган кыр эшләренә әзерлекне хезмәткәрләр өчен матди стимуллаштыру чаралары, уңайлы һәм куркынычсыз хезмәт шартлары тудырып тәэмин итәргә чакырды. Техниканы нәтиҗәле файдалану, ремонтлау һәм техник сервисны оештыру мәсьәләләре декабрь уртасында Апас районында инженерлык конференциясендә детальлерәк карап тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев