Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Агып җыелучы суларны агызуга чик куелды

Прокурор тикшерүе буенча күрелгән чаралар ярдәмендә торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре тарафыннан агып җыелучы суларны агызганда закон бозуларны бетерү буенча реаль чаралар күрелгән.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы республика территориясендәге су объектларыннан файдаланганда, су объектларына пычратучы матдәләр ташлаганда табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәүгә анализ ясады.

Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, республиканың торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең һәм сәламәтлек саклау оешмаларының юынтык суларын су объектларына агызганда санитар-химик, микробиологик күрсәткечләрнең югары булуы билгеләнгән.

Закон таләпләрен бозган өчен гаепле затлар РФ КоАПның 6.3 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш, Казан районара прокуратурасы тарафыннан оешма җитәкчеләре адресына тәкъдимнәр кертелде, аларны карау нәтиҗәләре буенча закон бозуларны бетерү өчен конкрет чаралар күрелде.

Мәсәлән, чистарту корылмаларында предприятиеләр тарафыннан ремонт чаралары үткәрелде, бактериологик чистарту процессы яңартылды, яңа җиһазлар сатып алынды, бу агынты суның сыйфатын норматив таләпләргә җиткерергә мөмкинлек бирде.

Закон бозуда гаепле затларга карата оешма җитәкчеләре тарафыннан дисциплинар характердагы чаралар күрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев